Шәһәрнең бу беренче генә җиңүе түгел.
Казан шәһәрендә "2024 елда Татарстан Республикасының иң төзек торак пункты" бәйгесенә нәтиҗә ясап, җиңүчеләрне бүләкләделәр.
Азнакай шәһәре узган ел нәтиҗәләре буенча республикабызның иң төзек торак пункты булып танылды. Җиңүче дипломын ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Дамир Шәйдуллин кулыннан шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Эльвир Габдрахманов кабул итеп алды.
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев