Азнакай районында яңа федераль судья билгеләнде
Бүген Азнакай шәһәр судында яңа федераль судья билгеләделәр
Яңа билгеләнгән хөкемдарны коллективка тантаналы төстә кабул итү чарасын шәһәр суды рәисе Илдар Шәрифуллин алып барды. Анда район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов, судьялар, районның көч структуралары җитәкчеләре һәм вәкилләре дә катнашты.
Югары юрист белемле Газизова Ирина Николаевна суд системасында 2014 елдан хезмәт куя. Моңа кадәр Лениногорск шәһәр судында баш белгеч, суд утырышы секретаре, судья ярдәмчесе булып эшләгән. Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин фәрманы белән ул Азнакай шәһәр судына судья итеп билгеләнде.
— Иң мөһиме, кешеләрне тыңлый һәм аңлый белергә кирәк. Безгә кеше болай гына килми, һәрберсенең үз проблемасы, гозере. Аларны закон нигезендә чишү — безнең төп вазифабыз. Коллективыбыз дус һәм бердәм. Бүген биредә булган хезмәттәшләрегезнең һәрберсе зур тәҗрибәгә ия, алар Сезгә дә таяныч һәм ышаныч булырлар. Хезмәтегез уңышлы һәм нәтиҗәле булсын, — диде суд рәисе Илдар Шәрифуллин хөкемдар белән таныштыру барышында.
Ирина Газизова тантаналы шартларда судья анты кабул итте.
Район башкарма комитеты Айдар Шәмсетдинов үзенең чыгышында коллективның район тормышында тоткан роле, республика күләмендәге абруена тукталып үтте.
Ирина Газизованы яңа вазифага алынуы белән котлап, хезмәттәшләре, очрашуда катнашкан хокук саклау органнары вәкилләре чыгыш ясады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев