Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай районы язгы су ташуга әзерме?

Районда су басу куркынычы астында булган сигез авыл бар

Яз айлары никадәр сагындырып килсә дә, аны саклык көтүчеләр дә бар. Бигрәк тә районыбызның Ык буе авылларында яшәүчеләр аеруча хафада бу чорда.

Элекке чорлардагы кебек Ык елгасының суы урамнарга кадәр чыкмаса да, бакчаларга җитмәгән чагы барыбер сирәк. Җитмәсә, быел кар да калын. Елныкы елга туры да килми, һава торышының кайчан-ничек буласын да белеп булмый, әмма “Сакланганны – саклармын” дигән бит. Шуңа районда ташуга әзерлек мәсьәләсе бик җитди куелган.

Җирлек башлыклары кайсы урам, йортка куркыныч янавы, аларда күпме кеше яшәвеннән хәбәрдар. Су күтәрелгән очракта кая, кемгә хәбәр итәргә, беренче гамәлләр нинди булырга тиеш, кешеләрне йортларыннан эвакуацияләгән очракта, халыкны вакытлыча кая урнаштырырга, аларны медицина ярдәме, азык-төлек, йокы урыны белән тәэмин итү, мал-туар, кош-корт, йорт хайваннары өчен аерым урын әзерәү... – монда нечкәлекләр бик күп.

Бүген район гадәттән тыш хәлләр комиссиясе әгъзалары Урсай авылында махсус өйрәнүләр уздырылды. Анда су басу куркынычы астында булган авыл җирлекләре башлыклары, халыкны эвакуацияләү буенча җаваплы кешеләр катнашты.

Урсайда су басу куркынычы астында булган 11 йорт бар. Ул-бу була калса, йортларына су керсә дип 26 кешегә вакытлыча тору урыннары әзерләнгән.

– Безнең алда су басу куркынычы янаган участокларны ныклы контрольгә алу, ташуга каршы барлык көчләрне мобилизацияләү, оператив хәбәр итү бурычы тора. Әлеге гамәлләрнең барысы да халык иминлеге белән бәйле, – диде комиссия рәисе, район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов җаваплы җитәкчеләргә мөрәҗәгатендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев