Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай кызы Дилбәр Вилданова Мәскәүдә рекордсмен торт ясауда катнашты!

Мәскәүдә, ВДНХда, «Россия» халыкара форум-күргәзмәсе дә үтте.

Шунда 24 квадрат метрлык Россия әләме һәм ике метрдан артык биеклектәге ромашка рәвешләрендә тортлар ясауда якташыбыз Дилбәр Вилданова зур өлешен керткән.

Россия әләме тортының авырлыгы – 1,6 тонна, һәм ул «Интеррекорд» Халыкара рекордлар китабына теркәлде. Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган ике метрлык антигравитацияле ромашка торты да таң калдырырлык булды.

Ничек язмыш Азнакай кызын әлеге халыкара рекордка китерде икән? Мөгаен, якташыбызның балачагына күз салырга кирәктер, чөнки ул бәләкәй чактан ук рәсем ясарга һәм пешеренергә бик ярата.

– Бәләкәйдән гел аш бүлмәсендә бөтеренеп йөрдем, шулхәтле ризык әзерләү белән мавыга идем, әле әти-әнине сыйлый идем. Шуңа духовканың ишеге дә чыдый алмыйча килеп төшкәләде. Камырның эче пешеп җитмәсә дә, әтием мактый-мактый ашый иде, – дип көлеп искә төшерде ул. – Иң истәлеклесе – алты яшемдә пешергән беренче бәлешем. Әтинең дуслары кунакка килделәр, аларга мин бәлеш әзерләдем. Ә дуслары миңа чия кызыл төстә капта алтын йөгертелгән калаклар бүләк иттеләр, – дип уртаклашты Дилбәр ханым.

Хәзер инде аның сигез яшьлек кызы Әминә нәкъ үзе сыман бәләкәйдән пешеренә: җиде яшендә ул әти-әнисенә иртәнге чәйгә микроволновкада бисквит ясаган, хәзерге вакытта исә үзе өчен бенто тортлар да җыя, аларда рәсемен дә үзе ясап куя. Алтын куллы кызчык йомшак уенчыкларына хәтле ясый.

Фәния һәм Рәшит Галиевлар гаиләсендә Дилбәр бар яклап уңган-булган, тырыш, сөйкемле кыз булып үсә. Әтисе Рәшит Галиев районда эшмәкәр булып таныла, әмма вакытсыз вафат була. Фәния Галиева хәзерге вакытта Сәпәй авыл җирлеге башлыгы буларак тырыш хезмәт куя.

2003 нче елда Азнакайның 5 нче мәктәбен тәмамлап, Дилбәр ханым Казанга юриспруденция буенча югары белем алырга китә. Укыган вакытта ук үзенең хезмәт юлын башлый. 2015 елда ул Азнакай егете Илшат Вилданов белән башкалабыз Казанда бәхетле, ныклы гаилә кора – бер елдан кызлары Әминә дөньяга аваз сала.

Дилбәр Вилданова әлегә кондитер студиясендә ярдәмчесе белән икәү эшлиләр. Мәскәүгә барып кайтканнан соң уңышларга сөенә, әмма инде җиң сызганып эшен дәвам итә – үзе әйтмешли, «ял итәргә вакыт юк». Чиста, ямьле студиясендә ул мастер-класслар да үткәрә. Аның тортлары Казанда гына сатылмый, хәтта автобусларда туган ягы Азнакаена да китә. Дәртләнеп эшләвенә карыйсың да уйлыйсың: яраткан эшен табып, шуның белән шөгыльләнгән кеше бигрәк бәхетле – йөзләре нәкъ кояш. Тату гаилә, рәхәт китергән намуслы хезмәт – һәм дөньяң инде түгәрәк!

Тулырак «Маяк» газетасында укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев