Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай районы Әгер авылында балалар өчен Сабан туе узды

Бу турыда безгә барлык Әгер авылы халкы исеменнән: Тәслимә Абдуллина язып җибәрде.

Узган ялда туган авылыбыз Әгердә Балалар Сабан туе уздырылды Авылыбыз кечкенә булса да, матур итеп бизәлгән мәйданга шактый кеше җыелды. Өлкән яшьтәге абый-апаларыбыз матур итеп киенеп бәйрәмгә килгәннәр. Сабан туе балалар өчен булса да, өлкәннәр өчен дә уеннар күп булды. Бәйрәмне оештыруда  авылның клуб мөдире Илүзә Миннегалиева, авыл җирлеге башлыгы Эльвира Гыйләҗева, ветераннар советы рәисе Радик Солтановларларның тырышлыгы кергән. Әгер авылында оешкан “Чулпан” ансамбле кызларының һәр чыгышы бәйрәмгә ямь өстәде. Бу ансамбль авылда гына түгел, районда, республика күләмендә дә танылырга өлгерде инде. Килгән кунаклар да читтә калмады, җырладылар, биеделәр, уеннарда катнаштылар. Авылыбыз халкы әнә шулай элек-электән тырышып эшли дә, матур итеп ял да итә белә. Күңелле бәйрәм бүләк иткәннәре өчен барлык оештыручыларга зур рәхмәт әйтәсе килә. Бер очрашу – бер гомер, диләр. Кечкенә авылларның яшәвендә мондый бәйрәмнәрнең әһәмияте бик зур.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев