Атларга ярдәмгә “Фордзон”нар килде
Узган ел Азнакай районының 90 еллыгын билгеләп үттек.
Шул еллар эчендә нинди генә үзгәрешләр булмаган. Район оешкан һәм бүгенге көнне чагыштырсаң, җир белән күк арасы. “Маяк” газетасы төпләнмәләрендә дә саклана ул вакыйгалар. Менә заманында иң актив хәбәрчеләребезнең берсе булган Рәшит ага Измайлов мәкаләсе. Беренче тракторлар, самолет, беренче фильмнар...
Атларга ярдәмгә “Фордзон”нар килде
1927 ел. Балтач. Беренче класста дәрес бара. Кинәт урамнан таныш булмаган тавышлар ишетелде. Урам тулып халык йөгерә. Без дә дәрестән атылып чыктык, чабаталарны киеп тормыйча, оекчан, карлы урам буйлап, атсыз арбалар артыннан чаптык. Куып җитә алмагач, кире борылып дәрескә кайттык. Бик курыккандыр кайберәүләр шайтан арбаларыннан. Алар чынында Азнакай ягыннан Бөгелмәгә баручы Америкалы “Фордзон” тракторлары булганнар. Ул вакытта олы юл авыл урамы буйлап үтә иде.
1935 ел. Майның кояшлы матур көне. Азнакай мәктәбендә дәресләр вакыты. Кинәт кенә авыл өстендә көчле тавышлар ишетелде. Классларда бер укучы да калмады. Аптырап калган укытучыларыбыз да безнең арттан чыгып йөгерделәр. Урам тулы халык гөж килә, һавадан листовкалар ява. Авыл өстеннән өч “У – 2” самолеты әйләнә. Самолетлар мәктәп артындагы басуга төштеләр. Аягында булган бер кеше дә авылда калмагандыр. Шулай итеп районга һава юлы ачылды, почта шуннан килә башлады. Бер көн кышкы буранда чаңгылар таккан самолет басуга төшеп ватылды да, аның очучысын минем бабайларга алып кайттылар. Бите яраланган очучы хатын-кыз иде. Самолетның канатларын ычкындырып, берничә чанага бастырып, “Марат” колхозы атлары белән Бөгелмәгә алып киттеләр.
Район үзәгендә беренче электростанция , аны эшләтүче Сәгыйдулла агайны (Чалпыдан булса кирәк), монтерлары, армый-талмый эшләүче мастерлары Төхбәтулла Закирҗановны хөрмәтләп искә алырга кирәктер. Радиотапшыруларны оештыручы һәм алып баручы Ямал апа Сәеткулова, андый сандугач тавышлы диктор Казанда бар иде, берәү генә, Камал Саттарова. Ул вакытта тапшыру турыдан-туры булганлыктан, Ямал апа йодрыкны күрсәтеп кенә тора иде, борын тартырга, йөткерергә, төчкерергә ярамый.
Бер итек басучы урыс безне, 9-10 класс укучыларын, җыеп, тынлы оркестр оештырды. Демонстрациядә татар маршларын уйнау горурлык иде.
1934-35 еллар. Районда тавышсыз “Чапаев” кинофильмы күрсәтелә башлады. Бу тагын да зуррак сенсация булды. Малайлар, яшьләр Чапайга әверелделәр. Хәрби патриотик тәрбия күзлегеннән караганда моның әһәмиятен язып та торасы юктыр. Бер көнне без, 4-5 укучы Чатыр тавына бардык . Анда кызыклы күренешкә тап булдык. Сәпәй ягыннан 20-25 малай, Аю ягыннан (ул вакытта Уразай исеме бик ишетелми иде) бер-беренә каршы атакага киттеләр. Без карап тордык, әмма аларның бер-беренә сугуын, яман сүзләр кычкыруын күрмәдек, ишетмәдек. Чынлыкта бик тәртипле Чапай сугыш уены иде бу.
Безнең өлкән буын гаять кызыклы заманда үсте, укыды, эшләде. Сөйләрлек вакыйгалар бик күп.
Рәшит Измайлов, сугыш һәм хезмәт ветераны. “Маяк”, 2002 ел.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев