Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Актүбә бистәсендә экологик бәйгегә нәтиҗә ясалды

Актүбә бистәсенең “Развитие” балалар иҗаты үзгендә “Пластикка – икенче тормыш” бәйгесенә нәтиҗә ясалды.

Аның төп максаты – балаларны һәм аларның ата-аналарын әйләнә-тирне саклау буенча практик эшчәнлеккә җәлеп итү, экологик культура формалаштыру, икенчел матариалларны куллануны киңәйтү.

Бу чарада Азнакай районы башлыгы урынбасары Роза Галеева катнашты, бистә территориясендә “Яшел калкан” экологик проектын тормышка ашырган өчен ул «Татнефть» җәмгыяте генераль директоры Наил Мәгановка рәхмәт белдерде, шулай ук конкурста җиңүчеләргә бүләкләр тапшырды.

Конкурс нәтиҗәләре буенча беренче урынны 3 нче мәктәп алды. Анда белем алучы 40 укучы Әлмәткә «Альметрика» үзәгенә экскурсиягә барачак. Мәктәпкәчә учреждениеләр арасында 1 нче «Огонек» балалар бакчасы җиңүче булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев