Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Актүбә бистәсендә беренче урам бәйрәме үтте

Ниһаять, барыбыз да көтеп алган җәй айлары җитте: балалар каникулда ял итә, өлкәннәр бакчада мәш килә.

Кичә Актүбәнең  Монолит бистәсендә беренче урам бәйрәме үтте.

Биредә яшәүчеләрне котлау өчен бистә җитәкчесе Александр Севостьянов та килгән иде. Тәбрикләү сүзендә ул актүбәлеләргә изге теләкләрен җиткерде.

Полиция участок уполномоченные районда мошенниклык очракларының артуын  әйтеп, Актүбәдә яшәүчеләрне сак булырга чакырды.

Котлау-тәбрикләүләр бәйрәмнең иң матур өлеше булгандыр. Иң активларга, иң матур ишегаллары хуҗаларына бүләкләр тапшырылды.

Коррекцион мәктәптә белем бирүче укытучылар бәйрәмдә катнашучылар өчен кызыклы уеннар әзерләгәннәр иде. Бистәнең Ю.Гагарин исемендәге  Мәдәният йорты һәм Балалар иҗаты үзәге хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнгән концерт программасы да барысының да күңеленә хуш килде.  

Яшүсмерләр футбол уйнаса, кечкенәрәкләр уен мәйданчыкларында кинәнделәр, ярышларда катнаштылар.

Узган ел территориаль үзидарә республика бәйгесендә катнашып грант откан иде. Әлеге акчага балалар өчен биредә яңа уен мәйданчыклары куелды. Футбол, волейбол капкалары өчен сеткалар сатып алынды.  Аларны урнаштыруда “Актүбә” предприятиесенең ныклы ярдәмен тойдык. Биредә яшәүче яшьләр дә бик актив.

– Әлеге микрорайонда яшәп, анда һәрчак тәртип һәм чисталыкны саклауда ярдәм иткән һәр кешегә рәхмәтлебез, – ди 3 нче ТОС рәисе Әлфия Хәирова.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев