Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Җәйге ялыгыз ничек уза?

Азнакайлар арасында уздырган сораштыру .

Сәрия Сәгъдәтуллина, гармунчы:

– Җәйне су буйларында, урманда уздырырга яратам, шунда гына тәнемә шифа, җанга рәхәтлек алам, бар авыртулар онытыла. Быел да 5 чиләктән артык җиләк, бер кочак мәтрүшкә җыйдым. Балык та яхшы капты, иң зурысы – 3 килодан авыррак чуртан балыгы. Чакырган авылларга гармунда уйнарга бәйрәмнәргә барам. Әле менә шундый чараларга дип яңа альяпкыч белән күлмәк тегәм.

Фәйрүзә Хафизова, тәрбияче:

– Узган елларны гаилә белән Абхазия, Дагестанга сәяхәт кылдык. Быел оныкларны да алып, Анапага бардык. Алар балалар шәһәрчегендә су коенып рәхәтләнделәр, атракционнарның нинди генә юк! Ачык диңгездәге дельфинариумда будык. Андагы табигатьнең матурлыгы! Исән-имин йөреп кайттык. Хәзер эш, бакча мәшәкатьләренә чумдым.

 

Резеда Минһаҗева, китапханәче:

– Бер ай дәвамында Буралы авылы мәдәният йорты каршында балалар өчен җәйге лагерь эшләде. Балалар бик теләп йөрделәр, ошаттылар. Алар белән рәхәтләнеп уйнадык, төрле чаралар үткәрдек, табигатькә сәяхәтләр кылдык, күрше авыллардан лагерьга йөрүче балалар белән очраштык. Лагерьнең соңгы көнендә баллы күчтәнәчләребезне тараттык.

 

Римма Тинбакова, укытучы:

– Без һәр елны кая да булса йөрергә тырышабыз. Без үз юлыбыз белән, алдан отельгә бронь алабыз да, чыгып китәбез. Башка елларны Төркия шәһәрләрендә, Кырым ярымутравында, Анапа якларында булдык. Быел инде матур табигатьле Абхазияне сайладык. Без Сухум, Яңа Афон, Гагры шәһәрләрендә булдык. Узган сугыш бу шәһәрләргә бигрәк тә Сухумга зыян салган. Күпләр миңа анда җимереклек бит дип язды. Шуңа карамастан, матур шәһәрләр. Үз архитектуралары бар, безгә ошады. Матурлык күрәсе килгән кеше бар җирдә дә матурлык күрә белә. Абхазия табигате сокланмалы. Халкы пешерә торган хинкали, хачапури кебек ризыклары анда барып ашап карарга кирәк. Искиткеч тәмле. Су коену костюмы белән урамда күренергә дә ярамый, бары тик пляжда. Кибет, базарларда, гомумән, китерелгән, алып кайтылган җиләк-җимеш, кием. Ә менә лимонад, сыр, ипи, ит үзләренеке һәм бик тәмле. Татарстанда яшәвебезгә бик шат калдык. Казаныбыз гына ни тора! Кайтып кергәч, икенче күз белән карыйсың.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев