Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

15 Азнакай егете Самарада хәрби ант кабул итте - ФОТОРЕПОРТАЖ

Самара хәрби часте белән Азнакай районы арасында моннан берничә ел элек килешү төзелгәннән соң, районыбыз егетләренең беркадәре хәрби хезмәткә шунда җибәрелә башлады. Биредә аларның ничек яшәүләре, хезмәт итүләре хакында кызыксынып, район делегациясе елга берничә тапкыр визит та ясап кайта. Узган атна ахырында ТР Хәрби комиссариатының Азнакай районы буенча бүлек начальнигы...

Самара хәрби часте белән Азнакай районы арасында моннан берничә ел элек килешү төзелгәннән соң, районыбыз егетләренең беркадәре хәрби хезмәткә шунда җибәрелә башлады.

Биредә аларның ничек яшәүләре, хезмәт итүләре хакында кызыксынып, район делегациясе елга берничә тапкыр визит та ясап кайта.

Узган атна ахырында ТР Хәрби комиссариатының Азнакай районы буенча бүлек начальнигы Рәдиф Камалеев, республиканың Кеше хокукларын яклау буенча уполномоченныйның иҗтимагый ярдәмчесе Лилия Гафиева, егетләрнең әти-әниләре утырган автобус янә Самарага юл тотты.

Алар әле 30 октябрьдә генә хәрби хезмәткә алынган 15 Азнакай егетенең хәрби ант кабул итү тантанасында катнашты.

Бүгенге көндә биредә 65 егетебез хезмәт итә. Солдат хезмәте, якташларыбызның нинди шартларда яшәүләре белән таныштылар.

Әти-әниләре килә алмаган егетләр аларга видеосәламнәрен җибәрде.

ВИДЕОны БИРЕДӘ карагыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 15 Азнакай егете Самарада хәрби ант кабул итте ФОТОРЕПОРТАЖ