Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮЛ ХӘРӘКӘТЕ ИМИНЛЕГЕ

Тикшерү үтмәсәң – җавап тотасың

Элек тә административ җаваплылыкка тартылып машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән Ермилов В.В. закон кануннарын бозып, руль артына утыра, җитмәсә, эчкән дә була.

Микулино авылында юл иминлеге сакчылары аны бик тиз “эләктереп ала”. Исерек хәлдә булса да, ул ЮХИДИ хезмәткәрләренең законлы таләбеннән – медицина тикшерүе үтүдән баш тарта.  РФ Административ хокук бозулар Кодексының 12.26 маддәсе, 2 өлеше нигезендә аңа карата административ тәртип бозуы хакында беркетмә төзелә.

Судта ул гаебен таный. Аны тыңлаганнан һәм эш буенча документларны, дәлилләүче фактларны өйрәнгәннән соң, җәмәгать судьясы В.В. Ермиловны юл йөрү кагыйдәсен бозуда гаепле дип таный һәм аңа карата 10 тәүлеккә арестка алу турында суд карары чыгара.   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев