Шоферга хат
Юсупова Әминә, Чубар Абдул авылы мәктәбенең “Яшь юл хәрәкәте инспекторлары” түгәрәге яшь корреспонденты
Мин, Әминә Юсупова, Чубар-Абдул гомуми урта белем мәктәбенең 4 нче сыйныфында укыйм. Мәктәптә эшләп килүче “Яшь юл хәрәкәте инспекторлары” түгәрәгенә йөрим. Без, 16нчы март көнне, җитәкчебез Гимаева Фәсимә Хаҗиәхмәт кызы җитәкчелегендә “Балалар-төп пассажир” һәм “Шоферга хат” акциясендә катнаштык. Акция пассажир балаларның куркынычсызлык дәрәҗәсен күтәрүгә, машина йөртүчеләрнең игътибарын юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүгә һәм юл хәрәкәтендә өлкәннәр арасында машина йөртү культурасын формалаштыруга юнәлтелгән.
Без, үз фантазияләребезне, сәләтебезне кулланып баланың автомобильдә үз-үзен дөрес тотуына багышланган ачык һәм тәэсирле плакатлар һәм рәсемнәр ясадылар. Рәсемнәребезне машина йөртүчеләрне балаларны йөртү кагыйдәләрен үтәргә чакырган девиз яки слоган белән тулыландырдык.
Машина йөртүчеләргә хатлар язу, юлдагы балаларга сак карарга һәм алар алдында үз җаваплылыгыңны истә тотарга үтенү аерым юнәлеш булды. Хатларыбызда без машина йөртүчеләрдән юлларда игътибарлы булуларын, тизлек режимын саклауларын үтендек.
Барлык кирәкле реквизитлар әзер булга, авылыбыз урамына чыгып авылдашлар, машина йөртүчеләр өчен социаль акциябезне уздырдык, алар белән әңгәмә кордык, шоферларга хатларыбызны тапшырдык.
Акциядә катнашучылар юл йөрү кагыйдәләрен үтәүнең мөһимлеген тагын да яхшырак аңлаганнардыр дип уйлыйм. “Безнең тырышлык балаларның имгәнүен киметү һәм юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысы өчен дә имин мохит булдыру буенча зур кампаниянең бер өлеше булыр” – ди җитәкчебез Фәсимә Хаҗиәхмәт кызы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев