Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮЛ ХӘРӘКӘТЕ ИМИНЛЕГЕ

Сәпәй авылы балалары юл кагыйдәләрен хәзер яттан белә

Җәйге каникул чорында балаларның хәвефсезлеге аеруча күз уңында булырга тиеш.

Хәзер бит авыл җирендә дә машина күп, ә бала кешесенең велосипедта йөрисе, туплы уйныйсы килә. Әз генә саксызлык та бәхетсезлеккә китерергә мөмкин.

Шуңа күрә юл хәрәкәте иминлеге идарәсенең Азнакай районы бүлекчәсе профилактика бүлеге җитәкчесе Альмира Сәгъдәтуллина җәен дә балалар арасында профилактика эшчәнлеге алып бара. Әле менә Сәпәй мәдәният йортында балаларның җәйге ялын оештыру мәйданчыгында булып, алар белән төрле кызыклы чаралар, уеннар оештырды, әңгәмә уздырды.

“Мондый чаралар нәтиҗәсен бирә. Балаларга юл кагыйдәләрен уеннар аша җиткерү отышлырак”, – ди Альмира Сәгъдәтуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев