Нәтиҗә ясарга кирәк тә бит...
14-16 июнь көннәрендә җәмәгать судьялары тарафыннан РФ Административ хокук бозулар турындагы Кодексның 12.8 маддәсе буенча – 8 һәм 12.26 маддәсе буенча 2 эш каралган.
Мәгълүм ки, әлеге маддәләр исерек хәлдә транспорт чарасы белән идарә итүчеләргә карата кулланыла.
Шәһәрнең Нефтьчеләр урамында төн уртасында эчкән килеш машина белән идарә иткән Р.Фәхразиев, Ю.Федоров, Җәлил урамында М.Сәгыйтов, Хәсәншина урамында Р.Шәйхетдинов юл иминлеге сакчылары тарафыннан тоткарланып, медицина тикшерүе үтү тәкъдименә каршы килмиләр. Нәтиҗәдә аларның эчкән булуы ачыклана.
Актүбә бистәсендә шулай ук кичке якта, төнге чорда исерек килеш руль артында булган А.Иванов, В.Карягин, А.Кузеванов ЮХИДИ инспекторларының игътибарын җәлеп итә һәм аларга карата административ хокук тәртибе бозулары турында беркетмә төзелә.
Ютазы-Азнакай юлында И.Нәгыймов, Буралыда С.Мөхәммәтов та нәкъ менә шул сәбәпле – эчкән килеш машина йөрткән өчен, РФ Административ хокук бозулар турындагы Кодексның 12.8 маддәсе, 1 өлеше нигезендә, юлларын дәвам итүдән туктатыла.
Азнакай шәһәренең Нефтьчеләр урамында төн уртасында исерек хәлдә тоткарланган Р.Шәрәфиев, гәрчә аракы исе әллә каян килеп торса да, медицина тикшерүе үткәндә тиешенчә өрми, табиб һәм шәфкать туташының шактый вакытын ала, ахыр чиктә аның тикшерү үтүдән баш тартуы турында нәтиҗә ясала. Җәмәгать судьясы бу фактны гаепләнүченең үзен шундый юл белән акларга тырышуы дип бәяли, гаебе дәлилләнә.
Болгар урамында тоткарланган һәм шулай ук медицина тикшерүе үтүдән баш тарткан И.Зәкиев та КоАПның 12.26 маддәсе, 1 өлеше нигезендә җавапка тартыла.
Спиртлы эчемлекләр кулланган килеш транспорт белән идарә итеп, юл иминлегенә куркыныч тудырган әлеге райондашларыбыз җәмәгать судьялары тарафыннан 30 мең сум штрафка тартылды һәм ел ярымга машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителделәр.
Лиза Каһарманова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев