Юлда булсаң, бул өлгер, юл кагыйдәләрен бел!
4 класс укучысы Димухаметов Ильяс. Азнакай районы,Чалпы авылы.
Юл хәрәкәте кагыйдәләре. Җәяүле һәм пассажирларның бурычлары. Машина юлын аркылы чыгу урыннары. Юллар буйлап җәяүлеләргә кайда һәм ничек хәрәкәт итәргә. Юл чатлары һәм аларның төрләре.Светофор сигналларының әһәмияте. Әлеге темаларны безнең Чалпы мәктәбенең яшь юл хәрәкәте инспекторлары үзләре генә өйрәнеп калмыйча башка балаларга да өйрәтәләр.
Күптән түгел алган белем һәм күнекмәләрне без ачык чара ярдәмендә кабатлап уен формасында башкардык. Шул уңайдан бәйрәмебезгә әти-әниләрне дә чакырдык. Бәйрәмгә без бик матур итеп әзерләндек. Классыбызны бизәдек, шигырьләр, җырлар өйрәндек. Без, Чалпы авылы гомуми урта белем биру мәктәбенең ЮИД отряды, башлангыч класс укучылары белән берлектә, әти-әниләрне чакырып ачык уздырган чарабыз җылы матур очрашу булды..
Балачак бәйрәме бик кызыклы, файдалы узды. Юл йөрү кагыйдәләренә карата уеннар уйнадык,табышмаклар чиштек, викторина сорауларына җавап бирдек. Ин куп баллны 4 класс укучысы Клопов Илья алды. Аңа истәлекле бүләк тапшырылды.
Очрашуыбыз табын артында тәмле торт белән чәй эчеп дәвам итте. Бәйрәмдә әниләр дә юл йөрү кагыйдәләре буенча белемнәрен тикшереп карадылар, төрле ситуацияләрне чиштеләр. Машина роле артында утырган әниләрнең киңәшләре балалар өчен файдалы булды, алар юл йөрү кагыйдәләрен киләчәктә дә сакларга, юллардә бәла-казасыз йөрергә икәнен балаларга аңлаттылар.
Укытучы апабыз, ЮИД җитәкчесе Идиятова ҖәүҺәрия Заһидулла кызы безгә юлларда сак булырга, юлда уйнамаска, юл кагыйдәләрен сакларга өйрәтә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев