Азнакай хәбәрләре

"Маяк" газетасы - Азнакай районы

18+
Рус Тат
ЮЛ ХӘРӘКӘТЕ ИМИНЛЕГЕ

Бер бокалның бәясе – 45 мең сум: исерек килеш руль артына утырган азнакайлылар җавап тотты

Азнакайда салмыш йөртүчеләргә карата суд карарлары чыгарылды.

Узган атнада Азнакай районы юлларында Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре исерек килеш транспорт чарасы белән идарә иткән дүрт йөртүчене тоткарлады. Алар арасында моңа кадәр дә шундый ук хокук бозу кылган кешеләр дә бар.

М.Мансуров идарә иткән автомобильне автоинспекторлар шәһәрнең 1 Май урамында туктата. Машина йөртүченең исерек булуына шик тудырган билгеләр булуга карамастан, ул медицина тикшерүе узудан баш тарта.

Р.Фәрхетдинов исә төнге якта тоткарлана. Алкотестер күрсәткече буенча, ул өреп чыгарган бер литр һавада 1,092 мг алкоголь булуы ачыклана. Гаепләнүче суд утырышына килми, әмма бу эшне карауга комачауламый.

Суд карары белән ике йөртүче дә 45 мең сум күләмендә штрафка тартылды. Моннан тыш, алар бер ел да алты айга транспорт чарасы белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев