Азнакайда исерек килеш машина белән идарә иткән хатын-кызны туктатканнар
ЮЛ ХӘРӘКӘТЕ ИМИНЛЕГЕ

Азнакайда исерек килеш машина белән идарә иткән хатын-кызны туктатканнар

26 ноябрьдә 03.58 сәгатьтә Актүбә бистәсендә Губкин урамы, 13 нче йорт янында район ЮХИДИ бүлеге инспекторлары “Мицубиши” автомобилен туктаталар.

Документларны тикшерү барышында автомобиль белән идарә иткән хатын-кызның спиртлы эчемлекләр кулланган булуы ачыклана. Ул медицина тикшерүеннән баш тарта. РФ административ хокук бозулар кодексының 12.26 нчы маддәсе нигезендә аңа беркетмә төзелә. Актүбәленең машинасы Юл хәрәкәте иминлеге” учреждениесенең махсус стоянкасына куела.

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Нет комментариев