Азнакайда “Бала – төп пассажир” акциясе узды
ЮЛ ХӘРӘКӘТЕ ИМИНЛЕГЕ

Азнакайда “Бала – төп пассажир” акциясе узды

Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе балалар катнашында юл-транспорт һәлакәтләрен булдырмау, аларның травма алу куркынычын кисәтү максатында киңкырлы эшчәнлек алып бара.

4 нче  лицейның  яшь юл инспекторлары ЮХИДИ бүлеге инспекторы Альмир Габделхаков һәм “Юл хәрәкәте хәвефсезлеге” учреждениесенең профилактика буенча бүлек начальнигы Альмира Сәгъдәтуллина  белән берлектә рейдка чыгып, машина йөртүче ата-аналарны хәвефсезлек кагыйдәләрен үтәргә чакырып, аларга тематик белешмәләр тараттылар.

Балалар машина йөртүчеләр өчен хатлар да әзерләгән иде.


Нет комментариев