Азнакайда “Автобус” профилактика акциясе бара
ЮЛ ХӘРӘКӘТЕ ИМИНЛЕГЕ

Азнакайда “Автобус” профилактика акциясе бара

Азнакай районы территориясендә 8 июньнән 17 июньгә кадәр  “Автобус” профилактика акциясе бара.

– Ул пассажирлар транспорты катнашында килеп туган аварияләрне һәм юл кагыйдәләрен бозу очракларын киметүгә багышлана. Бу көннәрдә район ЮХИДИ хезмәткәрләре автобусларны көчәйтелгән режимда тикшерә, – ди район ЮХИДИ бүлеге начальнигы вазифасын башкаручы Илнар Гыймаев.


Нет комментариев