Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮЛ ХӘРӘКӘТЕ ИМИНЛЕГЕ

Азнакайда укучылар юл йөрү кагыйдәләрен белүдә ярыштылар

Районда “Иминлек атналыгы” кысаларында профилактик чаралар уздыру дәвам итә.

Азнакай районы буенча ЮХИДИ бүлекчәсе, “Юл хәрәкәте хәвефсезлеге” учреждениесенең профилактика буенча бүлеге һәм җирле ДОСААФ бүлеге уздырган “Юл йөрү кагыйдәләрен иң яхшы белүче” бәйгесендә шәһәрнең 6 нчы мәктәбендә укучы яшүсмерләр катнашты. 10 сыйныф укучылары компьютерда кагыйдәләрне белү буенча имтихан тапшырдылар. Алар 20 минут эчендә 20 сорауга җавап бирергә тиешләр иде. Җиңүчеләрне билгеләгәндә дөрес җаваплар саны һәм вакыт та исәпләнде.

Юл йөрү кагыйдәләрен иң яхшы белүче булып Ралина Галиулина  танылды. Данил Осипов – икенче, Аделина Зәкиева өченче урыннарга лаек булдылар. 

Аларның барысына да бүләкләр һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев