Азнакайда исерек килеш рульгә утырган шоферга җәза билгеләделәр
Дәүләт автоинспекциясенең район бүлекчәсе хезмәткәрләре, юлларда салмыш йөртүчеләрне булдырмас өчен, планлы тикшерүләрне даими уздырып тора.
Соңы җиде көн эчендә генә шундый алты шофер ачыкланып, аларга беркетмәләр төзелгән.
Узган атнада Азнакай суд районы җәмәгать судьялары да исерек хәлдә машина руле артына утырган шоферларга карата административ җәза билгеләде.
А.Хәбибуллинны автоинспекторлар шәһәрнең Ленин урамында туктаталар. Ул исереклеккә медицина тикшерүе үтүдән баш тарта. Гаепле шофер суд утырышына да килми.
Эшне карау барышында шофер административ хокук бозуда гаепле дип табылды һәм 1 ел 6 айга транспорт чаралары белән идарә итүдән мәхрүм ителде. Моның өстенә аңа 30 мең сум штраф та түләргә туры киләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев