Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЯЗЫЛУ

«Маяк» газетасының 10 июньдә чыккан яңа санына кыскача күзәтү

Хөрмәтле укучыларыбыз, җәйнең тагы бер атнасы узып китте, бүген җомга, димәк, “Маяк”ның чираттагы саны дөнья күрде.

Ул, һәрвакыттагыча, төрле кызыклы материалларга бай һәм әйдәгез, аңа кыскача гына күзәтү ясыйбыз.

Бу көннәрдә Азнакай Сабантуй мәйданында татар халкының милли бәйрәме – Сабантуй уздырылачак. “Маяк” битләреннән бәйрәмнең программасы белән тулырак танышырга була.

12 июнь – Россия көне һәм Сабан туйлар гөрлиячәк! Шул уңайдан газета битләрендә Азнакай халкын муниципаль район башлыгы бәйрәмнәр белән кайнар котлый.

Сәнәгать хезмәткәрләренең профессиональ бәйрәме уңаеннан алтын куллы гүзәл затлар турында Таңсылу Саниева баян итә.

Атна вакыйгаларының төп темасы-җәйге каникуллар! Бу чорда бала-чаганы хәвеф-хәтәрдән ничек сакларга дигән сорауга Елена Сәлахова җавап бирә.

Көн үзәгендә-халык саклаган мирас: әлеге язмада тарихи мәчетләрне һәм чиркәүләрне торгызу мәсьәләсе яктыртыла.

Туган җир рубрикасында авылларны саклап калу өчен көч куйган шәхес һәм терлек асраучы фермер турында кызыклы язмалар укый аласыз.

Тимгелле хәзинә-нәрсә ул? Моңа җавап-экология рубрикасында.

Шулай ук Азнакай көрәшчеләренең уңышлары, районыбызның уңганнары, җитезләре,тырыш кешеләре турында, районыбыздагы радиотүгәрәктә балаларның космонавтлар белән уңышлы элемтәсе турында, аш-су рубрикасында Резидә Фәйзуллинадан тәмле прәннек рецепты, сканворд, телепрограмма, файдалы киңәшләр- болар барсы да “Маяк” битләрендә яктыртылган.

Тагын, бай ир белән яшәү бәхет китерәме?

Чит ил протезларына алмаш табыламы?

Сөннәтләү балага сынаумы, әллә ата-анагамы?

Җәй башындагы яңгырны нинди уңышка юрарга?

Ни өчен аэронавтлар Татарстанны сайлый?

Бу сорауларга җавапны сез бары тик “Маяк”ның яңа гына чыккан  саныннан укып белә аласыз.

Шуны да искәртеп үтәбез – агымдагы елның икенче яртысына ташламалы подписка эшләргә санаулы көннәр генә калды. Әлегә яраткан басмагызга ниндидер сәбәп белән язылмаган булсагыз, ашыгыгыз ,язылырга соңга калмагыз.

Альтернатив пунктлар
"МАЯК" газетасы редакциясе
Күпләп сату базасында “Хәят” кибете
Актүбә бистәсе китапханәсе
"У Эльмиры" сәүдә үзәгендә "Кукмара киемнәре" бүлеге
Үзәк китапханәсе
Балалар китапханәсе
РАЙПО кибетләре

Сату пунктлары
Маяк” газетасы редакциянең рекламалар бүлегендә
Кече базарда Л.Галләмова киоскында
РАЙПО кибетләрендә
Шәһәрдә почта бүлекләрендә
“Чтиво” киоскында
Мәнәвездә “Айзилә” кибетендә
Сөембикә ур., "АВОКАДО" кибетендә урнашкан.
Газета бәясе: җомга саны - 25 сум, чәршәмбе саны - 10 сум. "Маяк"ны редакция бинасында сатып алырга була.
Эш сәгатьләрендә 8:00 дән 17:00 гә кадәр Хәсәнов ур., 12 адресы буенча килегез.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев