Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЯЗЫЛУ

“Маяк”ка язылучылар кыйммәтле бүләкләр оттылар

Бүген Маяк” газетасы редакциясе коллективы киләсе елның беренче яртыеллыгына язылучылар арасында өченче тапкыр бүләкләр уйнатты.

14-24 ноябрь аралыгында язылучылар кул тузан суырткычы өчен “көрәштеләр”. Соңгы ун көн эчендә язылучылардан 81 квитанция килгән иде. Бүләк уйнатуны Вконтакте челтәрендәге төркемебездә онлайн караучылар да булды. Бәхет “Азнакай киемнәре” җәмгыятендә эшләүче Наилә Рахмановага елмайды. Ул тузан суырткыч иясе булды. Бүләкне баш мөхәррир Фәрхәт Шәйхулов аның эш урынына барып тапшырды.

– Газетаны үзем дә, әнием Нәҗибә дә яратып укыйбыз. Бер дә бүләк отармын дип уйламаган идем, бик сөенечле хәбәр җиткердегез, – ди биредә технолог булып эшләүче Наилә ханым.

Өйдә дә тегү теккән, үз заманында биредә эшләгән әнисе һөнәренә кечкенәдән кызыгып үскән яшүсмер, югары белем алу белән шушында эшкә кайта һәм аннан беркайчан да аерылмый.

– Коллективыбыз да бердәм, рәхәтләнеп эшлә генә, – ди ул.

 Хезмәттәшләре өчен бу көнне барысы да үзләренең шатлануын белдерделәр.

– Җиңүче үзебезнең арадан булгач, билгеле, бик сөендек. Наилә – бик тырыш, уңган-булган хезмәттәшебез. Киләчәктә дә коллективыбыз белән газетага язылырбыз, укырбыз, – ди җитәкче урынбасары Ләйсән Хәбибуллина да.

Бүләкләр уйнату чарасын без район мәдәният идарәсендә уздырдык. Әлеге өлкәдә эшләүчеләрдән киләсе елның беренче алты аена “Маяк” газетасына  язылу турында 149 квитанция теркәп, алар арасында ике капчык катнаш азык, чәйләр, шикәр комы уйнатылды. Митрәй авылында малларга катнаш азык ясау белән шөгыльләнүче Ислам Зәйнуллин, Илмир Зарипов, Илнур Зәйдуллин, Булат Хәлимовтан махсус бүләк – катнаш азыкны китапханәчеләр Миләүшә Мортазина һәм Фәрзәнә Камаева отты.

Миләүшә Мортазина – Үчәлле авылы китапханәсендә хезмәт куя.

– Хуҗалыгыбызда үгезләр асрыйбыз, кош-кортларыбыз да күп, бу бүләк – бик урынлы булды, – диде Миләүшә ханым.

Чәй Актүбә сәнгать мәктәбеннән Виталий Загайнов һәм Әлкәй китапханәсеннән Венера Газиҗановага чыкты. Шикәр район-шәһәр Мәдәният йорты хезмәткәре Альбина Мәһдиева бәхетенә тиде.

Венера Газиҗанова – Әлкәй авылы хәбәрләрен газетабызга даими язып торучы актив хәбәрчебез дә.

– “Маяк”ны элек әти-әниләр алдыра иде, хәер үземнең дә аерылганым юк, илле еллап кулымнан төшми дисәм дә, һич алдау  булмас. Чәй откач, бәхет кошын тоткан кебек шатландым, – ди Венера апа.

Бүләкләр алга таба да уйнатылачак. Бу юлы төп приз – җырчы Рифат Зарипов концертына ике кешелек билет! Моның өчен 25 ноябрьдән 6 декабрьгә кадәр тиз генә “Маяк” газетасына язылыгыз да, квитанциягезне azmayak@mail.ru электрон почтасына юллагыз. 5 декабрьдән газетабызга ташламалы бәядән язылып булуын да онытмагыз. Реклама 16 +

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев