Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЯЗЫЛУ

Ләлә Сәетова: «Газетаны балачактан ук яратам»

Редакциябездән призлар откан язылучыларыбыз белән танышуның күңелле мизгелләре дәвам итә.

Белгәнегезчә, икенче яртыеллыкка "Маяк" газетасына язылу йомгаклары буенча призлар уйнатылды. Бәхет елмайган укучыларыбыз арасына Азнакайның 7нче мәктәбеннән татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ләлә Сәетова да эләккән.

Бүген ул редакциягә лаеклы бүләген – электр чәйнеген алырга килде. Җиңүчене "Маяк" газетасының баш мөхәррире Фәрхәт Шәйхулов котлады.

- Район газетасын балачактан ук яратып укыйм. Мәгариф идарәсеннән миңа җиңүчеләр арасына эләгүем турында хәбәр иткәч, башта бүләк отуыма ышанмыйча да тордым! "Маяк" чәйнегеннән чәйләр эчеп, һәрвакыт шушы күңелле вакыйганы искә төшереп яшәргә һәм, әлбәттә, "Маяк" тан аерылмаска язсын, – дип үз тәэсирләре белән уртаклашты Ләлә Сәгыйдулловна.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев