Хөрмәтле Яңа Юлда яшәүчеләр!
Сезнең һәм “Маяк” газетасы редакциясе арасындагы иҗади күперебез инде күптән салынды: биредә узган чаралар-очрашулар, сезне борчыган проблемаларны газетабыз битләрендә һәрчак яктыртып киләбез, үзегезнең дә язмалар дөнья күреп тора.
Әнә шундый дустанә элемтәләр өчен сезгә бик рәхмәтлебез.
Бу очрашуыбыз да шулай бик матур үтәр дип өметләнеп, сезнең барчагызны да 24 июнь көнне, 10.00 сәгатьтә микрорайонның күпфункцияле мәдәни үзәгендә көтеп калабыз.
Әбүнәче көнендә сез районыбызның бердәнбер басмасы, аның яңалыкларын көне-сәгате белән җиткереп торучы “Маяк” газетасына альтернатив рәвештә языла аласыз, ягъни газетаны без сезгә шушы үзәккә үзебез китереп бирәчәкбез. Киләсе яртыеллыкка шушы ысул белән язылу, бердән, бик уңайлы булса, икенчедән, шактый арзанга – нибары 568 сумга төшә.
Бу көнне газетага язылучы әбүнәчеләребезнең барысы да бүләкләргә, ә иң мөһиме – редакциянең бик отышлы һәм махсус бүләгенә лаек булачак – газетада язма яисә белдерү, котлау бирү мөмкинлеге алачак.
Әйдәгез, очрашыйк, аралашыйк, бер-берләребезгә тагын да якынаеп, күңелле итеп яшик, райондашлар! Сезне 24 июнь көнне 10.00 сәгатьтә күпфункцияле үзәктә көтәбез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев