Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЯЗЫЛУ

"Маяк" сездән очрашулар өчен тәкъдимнәрегезне көтә һәм редакциябезгә чакырып кала!

2022 елның беренче яртыеллыгана “Маяк” газетасына язылу дәвам итә.

Сер түгел, «Маяк» газетасының тарихы – районыбызда яшәүчеләрнең берничә буыны елъязмасы ул, чөнки “Маяк” азнакайлылар белән бергә 90 еллык данлы тарихи юл үткән!

Газетабыз райондашларыбызның хезмәт уңышлары һәм казанышлары турында сөйли, дөньяда, илдә, районда барган вакыйгалар, яңалыкларны яктырта, файдалы киңәшләр биреп, укучыларның сорауларына һәм проблемаларына тирәнрәк игътибар бирергә омтыла – бер сүз белән әйткәндә, күп кенә азнакайлыларга чыннан да юл күрсәтүче маяк булып тора.

Газетабызның бинасында үз музеебыз да уңышлы гына эшләп килә. Экспонатлар бай, газетаның чыга башлаган елларыннан алып бүгенге чорына кадәр тарихы анда киң чагылыш тапкан. Шулай ук “Маяк” даими рәвештә кызыклы конкурслар, бәйгеләр игълан итеп, үткәреп тора.

Эшчәнлегебез белән якынрак таныштыру максатыннан “Ачык ишекләр” көне үткәрәбез, шулай ук оешмаларга чыгып очрашулар да оештырабыз.

Сезне редакциябезгә чакырабыз, очрашулар өчен тәкъдимнәрегезне көтеп калабыз. Элемтә өчен телефон: 8(85592) 9-41-01

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев