Азнакай-ИНФОРМ

Азнакай районы

18+
Рус Тат
хәйрия акциясе

Чубар Абдулда «Йөрәктән – йөрәккә!» хәйрия концерты узды: сугышчыларга ярдәм җыелды

Чубар Абдул авылы халкы махсус хәрби операциядә катнашкан егетләргә ярдәм итүдә һәрчак әйдәп бара.

Нинди генә ярдәм чаралары оештырмый алар?! Шушы көннәрдә авылда хәйрия концерты гөрләп узды.

– Концертны яшь волонтерлар оештырды. Мәктәп укучылары булсалар да, алар бик тирән мәгънәле, һәр тамашачының күңеленә үтеп керерлек программа әзерләгән, – ди авыл китапханәчесе Әлфия Шакирова. – Бу чараны оештыруны башлап йөрүче Әдилә Валиевага, шулай ук гаиләләре һәм үз аппаратуралары белән катнашкан Илдар, Илмир һәм Айгөл Ямалиевларга, Фәизова Ләйсәннәргә, Гөлгенә Ризатдиновага  рәхмәт әйтәсебез килә. Аларның матур җырлары, дәртле, искиткеч тавышлары барыбызның да күңеленә хуш килде. Яшь йолдызлар Салават, Ясминә, Буралы авылы кызлары һәм егетләре патриотик җырлары, шигырьләре, дәртле биюләре белән таң калдырды. Шушындый киң күңелле, ватанпәрвәр балалар тәрбияләгән әти-әниләргә дә чиксез рәхмәтебезне җиткерәбез

Концерттан җыелган барлык акчалар махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәмгә юнәлдереләчәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев