Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ВЕТЕРАННАР ТОРМЫШЫ

Тарханның шигъри җанлы кызы

Гафифә Салих кызы Гаффарова 1948 елның 2 августында Азнакай районы Тархан авылында туа.

Мәктәпне тәмамлагач, күмәк хуҗалыкта, аннары Урта Азия якларына китеп, мамык заводында эшли. Азнакай юл төзү идарәсендә эшче, «Җәлилнефть» идарәсендә буяучы булып эшли. Җәлил эшчеләр бистәсендә яшәп, иҗат итә.

Шигырьләрен бала чактан яза, «Маяк» газетасы каршындагы «Гөлстан» әдәби берләшмәсенә йөри. «Җәлил чаткылары» әдәби-иҗат берләшмәсенең актив әгъзасы. Ул 5 китап авторы, шигырьләренә җырлар иҗат ителгән. Сарман районының С.Рәфыйков исемендәге премия лауреаты. 

     Китеп барам әле

Туган нигез белән хушлаштым дип,

Шигырь язып куйдым күңелдән.

Юл буенда үскән тирәкләрем

Сагыш нурларына күмелгән.

Мине тирги авылым карчыклары,

Без бит авылыбызда яшәрлек.

Ә мин торам башны аска иеп,

Сүз таба алмыйм каршы дәшерлек.

Улым белән килен акыл бирә

– Туган авылын ташлап кем китә,

Сагындым дип кире кайтачаксың,

Бер ел түгел, бер ай бик җитә.

Киреләнеп китеп барам әле

Чирләремне төйнәп төенгә.

Бер еллык ялымны алдым диеп

Аксый-туксый шәһәр өенә.

 

        Әни җитми икән

Ашыга-ашыга авылыма кайтам

Уйларымны җигеп бүген дә.

Мамык шәлең ябынып көтәсеңдер

Кайтуымны капка төбендә.

Әй, ашкына күңел, әй, талпына,

Нәрсә җитми инде бу җанга?

Сабый чагым җитәкләп әнием

Син калгансың икән бит анда!

Туган нигез, ишек алларымның

Яшел чирәменә сарылам,

Әниемнең сөялле куллары

Чәчтән сыйпауларын сагынам.

Һәр кешенең үз сагышы була,

Ә минеке сыймый җиһанга.

Дөньясына нәрсә булган дисәм,

Әни җитми икән бу жанга.

     Гафифә Гаффарова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев