Ничек яшисең, ветеран? Нинди ямьле безнең туган як!
Азнакай районы ветераннар советы “Туган як” проекты кысаларында Татарстан Рәисе Грантында катнашып, җиңүгә иреште.
Бу көннәрдә бер төркем ветераннар катамаранда йөзделәр. Анда өлкән буын вәкилләренең оныклары белән аралашуы, вакытларын файдалы итеп үткәрүе, катамаранда йөзү вакытында туган як табигатенең матурлыгын күрә , аңа соклана, горурлана белү тәрбияләү максат итеп куелган. Бәйрәм белән котларга Азнакай район башлыгы урынбасары Роза Галееваның килүе нур өстенә нур була. Табигать кочагында иртәнге, көндезге аш белән үзе генә дә ни тора. Роза Алмас кызы шушы бәйгедә катнашып, җиңү яулаган ветераннар оешмасы җитәкчесе Миләүшә Рәшитовага, үз эшенең фанаты булган Данис Мусинга һәм аның командасына район башлыгы Марсель Шәйдуллин һәм шәхсән үзе исеменнән рәхмәтен белдерде.
“Машинага утырып җырлый-җырлый су буена төшеп киттек, Барлык йөзәргә килүчеләрне 4 көймәгә бүлеп утырткач, команда белән ишкәкләрне ишә башладык. Ык елгасы тыныч кына ага, көн кояшлы, тып-тын. Кошлар сайраганы ишетелеп тора. Су өстендә төнбоеклар, яр карлыгачлары очалар. Читтән генә челән озатып кала. Еракта көтү йөри. Атлар яр буена ук килеп җиттеләр. Менә шулай табигатьне күзәтә-күзәтә вакыт узганы сизелми дә калды. Катамаранда йөзү һәммәбезнең күңелендә онытылмас тәэсирләр калдырды”, – ди Миләүшә Миргазияновна.
“Оештыручыларга бик зур рәхмәт. Бик канәгать калдык. Бер елга җитәрлек энергия алдык. Безгә чын бәйрәм ясадылар. Бик тәмле ашаттылар. Оныкларга да бик ошады. Җитәкчеләр, оештыручылар, инструкторларга бик зур рәхмәт”, – ди Агина Исламова.
Аның рәхмәтләренә Эльза Хәлимова, Ольга Ключникова, гомумән, ялда булган бөтен ветераннар да кушыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев