Азнакайның 1 нче ТОС өлкәннәре бәйрәм иткән
Азнакайда Өлкәннәр айлыгы шаулап-гөрләп узып бара. Айлык барышында нинди генә чаралар узмады.
Һәрбер оешма-предприятие, хуҗалыклар… һәммәсе үз ветераннарына хөрмәт күрсәтергә тырышты, шахмат уеннары, төрле ярышлар, экскурсияләр… Кыскасы санап та бетерерлек түгел. Бу игелекле чаралардан ТОСлар да читтә калмадылар. Алар үз территорияләрендәге өлкәннәрне хөрмәтләделәр, бәйрәмнәр, чәй табыннары оештырдылар. Әле менә бу көннәрдә 1 нче ТОС җитәкчесе Миләүшә Рәшитова үзидарәнең актив әгъзаларын һәм яшәүчеләрен җыйган.
«Миләүшә Миргазияновна безнең гозерләрне язып алып, башкарган эшләргә нәтиҗә ясады, районыбыз яңалыклары белән дә таныштырды. Бәйрәмдә актив яшәүчеләребез дә хөрмәтләнде. Менә бит нинди актив, игелекле эшләре белән мактаулы күршеләребез бар икән безнең. Торак-коммуналь хуҗалыгы системасында эшләп тә, арабызда шундый талантлы кешеләр яшәвен белмәгәнмен дә. Берсен дә аермыйча аларга да рәхмәт әйтәсе килә. Бәйрәмне җырлар, биюләр, уеннар белән бизәүчеләр дә үзебезнекеләр. Тәмле табыннар артында чәйләр эчеп, бик күңелле утырдык, хәл-әхвәлләребезне белештек. Бер-беребезне шундый сагынганбыз икән. Оештыручыларга, бәйрәмне бизәүчеләргә, аеруча җитәкчебез Миләүшә ханыма бик тә рәхмәтлебез. Киләчәктә дә шундый җылы очрашулар көтеп калабыз», – дип язып җибәргән безнең газета почтасына Әлфия Талип кызы Хисаметдинова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев