Азнакайлы теплоходта сәяхәт итте
11-21 майда Казан – Мәскәү – Казан маршруты буенча теплоходта круиз була.
Анда безнең азнакайлылар да катнаша. Бу хакта безгә район ветераннар советы рәисе Миләүшә Рәшитова язып җибәрде:
“Сәяхәтебез Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган иде. Анда ветераннар советлары рәисләре, хәрби хәрәкәтләр ветераннары, волонтерлар, яшь армиячеләр булдылар. Программа кызыклы һәм бай иде. Батырлык дәресләре, мастер-класслар, спорт ярышлары, концертлар, кызыклы кешеләр белән очрашулар… уздырылды. Идел буе тарихи шәһәрләре: Чебоксар, Кострома, Углич, Мәскәү, Ярославль, Плес, Кинешма, Түбән Новгородта булдык. Һәрбер шәһәрдә Бөек Ватан сугышы геройлары һәйкәлләренә веноклар, чәчәкләр куйдык. Барысы да бик кызыклы һәм югары дәрәҗәдә узды. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Азнакай районы башлыгы Марсель Шәйдуллин һәм круизны оештырган барлык кешеләргә бик зур рәхмәтлемен”, – дип яза ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев