Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ВЕТЕРАННАР ТОРМЫШЫ

Азнакайда ветераннар конференциясе узды

Район-шәһәр Мәдәният йортында район ветераннары Советының хисап-сайлау конференциясе үтте

Чарада район башлыгы Марсель Шәйдуллин, Татарстан Республикасы ветераннар (пенсионерлар) төбәк иҗтимагый оешмасының республика советы рәисе Хәбир Иштирәков, 2005-2023 елларда район ветераннар советын җитәкләгән Миргасим Кәримов, Әлмәт районы һәм шәһәре ветераннар советы рәисе, Татарстан Республикасының көньяк-көнчыгышы ветераннары советы кураторы Владимир Яшанин, район ветераннар советы рәисе вазифаларын башкаручы Миләүшә Рәшитова катнаштылар.


Район башлыгы 2023 ел әйләнәсендә ирешелгән нәтиҗәләрне сөйләде. «Азнакайнефть» идарәсенең ветераннар советы рәисе Илдар Сәмигуллин, Актүбә бистәсе ветераннар советы рәисе Нина Хвалеева, Чалпы авыл җирлеге ветераннар советы рәисе Рузалина Гаффарова алып барылган эшчәнлек турында чыгыш ясадылар.

Бертавыштан район ветераннар советы рәисе итеп Миләүшә Рәшитова сайланды.

Чарада шулай ук районыбызның актив ветераннары бүләкләнде.

Тулырак «Маяк» газетасында укыгыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев