Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ВЕТЕРАННАР ТОРМЫШЫ

Азнакайда яшәүче сугыш ветераны Гыйльменур апа Җәләева 100 яшен билгеләп үтте

Гасыр чордашын район башлыгы Марсель Шәйдуллин өенә барып котлады.

Районыбызда бүгенге көндә исән булган санаулы гына калган Ватан сугышы ветераннарының берсе Гыйльменур апа. Ул 1942 елның гыйнварында хәрби хезмәткә алына. Фронтта аңа радист вазифасы йөкләнә. Гыйльменур Җәләева Брянск шәһәрен, Украина, Румыния, Чехословакия, Болгарияне фашистлардан азат итүдә катнаша. Элемтәче кыз Германия җиренә аяк басарга 20 чакрым калгач, сугыш бетә. Немецлар белән бәрелешләрдә батырлык үрнәкләре күрсәткәне өчен батарея командирының Рәхмәт хатларына, бүләкләргә лаек була ул, Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә.

Олпат ветераныбызны юбилее белән котлап хәрби комиссар Рәдиф Камалеев, районның ветераннар советы рәисе Миргасим Кәримов һәм башка җитәкчеләребез, коллегалары изге теләкләрен ирештерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев