Азнакай ветераннары киңәштеләр
Азнакай ветераннар советында чираттагы эшлекле киңәшмә булды
Ветераннар бик кызыксынып башкарма комитет җитәкчесенең икътисад мәсьәләләре буенча урынбасары Оксана Газизова, РФ пенсия һәм социаль иминият фондының ТР буенча клиентлар хезмәте җитәкчесе Миләүшә Шәйдуллина, “Волонтер” инициатив төркеме җитәкчесе Лилия Басыйроваларның чыгышларын тыңладылар. Ветераннар пенсия фондындагы үзгәрешләр, салымнар түләү шартлары, волонтерлык хәрәкәте, мошенниклардан саклану һәм башкалар турында файдалы мәгълүматлар алдылар. Ветераннар советы рәисә Миләүшә Рәшитова советның башкарган эшләре һәм алга эш планнары белән таныштырды, башка мөһим мәсьәләләргә кагылды. Ветераннарны юбилейлары, туган көннәре һәм башка истәлекле вакыйгалар белән тәбрикләү мизгелләре киңәшмәнең иң күңелле мизгелләре булды. Ветераннар файдалы һәм эшлекле киңәшмәдән бик канәгать булдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев