Мәлбагышта «Себерке бәйрәме»: авыл халкы изге эшкә кушылды
Мәлбагыш авылында матур бер традициягә әверелгән “Себерке бәйрәме” быел да узды. Аны ветераннар советы рәисе Ильмира Әхтәмова “Исмәгыйль” чишмәсе буенда оештырды.
Табигать кочагында үткән чара борынгы йолаларны яңарту гына түгел, кешеләрне берләштергән игелекле гамәлгә дә әверелде. Авыл халкы бергәләп шифалы үләннәр җыйды, мунча себеркеләре бәйләде, хуш исле үлән чәе әзерләде.
Җыелган үләннәрнең дә үз максаты бар. Әрем, юкә, җир җиләге яфраклары, бөтнек – болар барысы да махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбыз өчен файдалы чәйләр әзерләүгә тапшырылачак.
Ә мунча себеркеләре Актүбә бистәсендәге картлар йортына юл тотачак.
Изгелекнеңчиге юк. Кеше башкалар турында кайгыртканда, үзе дә күңел тынычлыгы таба,
–дип билгеләп үтте чараны оештыручы Ильмира Әхтәмова.
Мондый матур башлангычлар авылның бердәмлеген, өлкән буынның рухи кыйммәтләрне саклап калудагы өлешен күрсәтә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев