Горурланырлык казанышлары бар Азнакайның
Дүшәмбе көнне иҗтимагый ярдәм штабы рәисе Марат Әхмәтов Азнакайда булды.
Аның сәфәре “Бердәм Россия” партиясенең Азнакай җирле бүлекчәсе секретаре Марсель Шәйдуллин һәм башка җитәкчеләребез озатуында шәһәребез ЗАГСында башланып китте. Анда ТР Дәүләт Советы депутаты Нәҗип Хаҗипов та катнашты.
Бу көнне бер төркем бәби көтүче яшь әниләр һәм әтиләр дә районыбызда матур традициягә әйләнгән “Яшь әти-әниләр” проекты кысаларында узучы чираттагы очрашуга җыелганнар иде. ЗАГС бүлеге җитәкчесе Айгөл Хәсәнова чараны ачып, бәби көтүче әти-әниләргә изге теләкләрен җиткерде. Аның теләкләренә Марсель Зөфәр улы да кушылды. Мәдәният идарәсе җитәкчесе Гөлсинә Хафизова бик эчтәлекле итеп бәби алып кайткач, халкыбызның борынгыдан ук килгән матур йола-гадәтләре; “Зәңгәр мәчет” имам-хатыйбы Нәфис хәзрәт Хәкимов исем кушу кагыйдәләре турында сөйләделәр. Марат Готыф улының да яшь әти-әниләребезгә әйтер сүзләре бар иде:
Бер-ике бала белән генә калмагыз! Без үскәндә урам тулы бала-чага иде. Чыр-чу килеп, уйнап үстек. Юкса, ул чордагы тормышны бер дә бай, җитү дип әйтмәс идем. Менә сез өченче баламны алып кайтам, дисез. Сез чын герой! Сез –безнең горурлыгыбыз!, – диде ул алдан ук танышып өлгергән бер ханыма.
Әмма өченче баласын алып кайтырга теләүче “герой буласы” әниләр бер ул гына булып чыкмады. Чарага килгән дистәдән артык әнинең яртысыннан артыгы өченче сабыен алып кайтырга әзерләнә иде. Алай гына да түгел, дүртенчесе, бишенчесен алып кайтырга теләүчеләр дә күп. Афәрин, азнакайлылар! Районыбызда якты дөньяга аваз салучы сабыйларыбыз арта бара. Марат Әхмәтов кебек мәртәбәле кунагыбызны да сокландырдылар алар. Биредә ,әлбәттә, булачак әти-әниләргә хөрмәт, ярдәм, менә шундый файдалы очрашулар зур әһәмияткә ия. Җылы очрашу һәммәсенең күңеленә хуш килде. Бергәләшеп бишек җырларын башкарганда күңелләр аеруча нечкәрде. Соңыннан һәммә әнигә бүләкләр дә тапшырылды.
Районыбызның “Сандугач” балалар бакчасында җитәкчеләрне могҗизалы, әкияти сабыйлар дөньясы, татар мохите каршы алды. Сабыйлар аерым мәйданчыкларга бүленеп, абый-апаларына үзләренең осталыкларын күрсәттеләр. Җырладылар, биеделәр, шигырьләр дә сөйләделәр. Әнә бер мәйданчыкта нәниләр тәрбияче апалары белән халкыбызның элек-электән килгән җырлы-такмаклы уеннарын уйныйлар. Икенчесендә шагыйрә апалары Резеда Шәрипова үзе дә килгән иде. Аның шигырь-җырларын башкаралар.
Азнакайда “Гөлстан” әдәби берләшмәсе эшләп килә. Бакчаларда сабыйлар җирле язучыларыбыз шигырьләренә язылган җырларны башкаралар. Үзебезнең шигырь дә, көй дә язучыларыбыз бар, ди район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Дамир Гыйләҗев.
Бакчаларда балаларга үзләренең нәсел агачларын, шәҗәрәләрне, гомумән, тарихыбызны өйрәнүгә дә зур игътибар бирәләр. Чарада Мозаффаровлар гаиләсе чыгышы аша моны һәммәбез күзалладык.
Бина эчендә кунакларны янә концерт программасы көтә иде. Биредә районда даими узып килүче “Татар кызы, татар малае” бәйгесендә катнашучы балалар сәхнә биләде. Тәрбия балачактан башлана. Балачакта күңелгә салынганы – гомерлек бит ул. Җитәкчеләр, әти-әниләр шушы хакыйкатьне аңлап фидакарь хезмәт куйган мәгариф идарәсе хезмәткәрләренә дә бик рәхмәтле калдылар. Соңыннан аягүрә басып, һәммәбез инде безнең гимныбызга әверелгән “Туган тел” җыры башкарылды.
Бөтен Татарстанда дан тоткан, районнан гына түгел, башка шәһәр-районнарда яшәүчеләрне үзенә тарткан бассейнны күрсәтми калу мөмкинме соң?!
Бу көнне дә бассейнда энә тортерлек тә урын юк иде.
Әйе, күрсәтерлек, горурланырлык казанышлары бар безнең Азнакаебызның!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев