Азнакайда нефть калдыкларыннан ягулык җитештерәләр
Азнакай районының Әлкәй авыл җирлеге территориясендә урнашкан пиролиз заводы елына 50 мең тонна калдык эшкәртә.
Бүген тармак белгечләре, экологлар, журналистлар “Яшел парк Азнакаево” экологик паркында урнашкан заводта булып, калдыкларны эшкәртүнең заманча технологияләре белән танышты.
Проектны тормышка ашыручы «Имеральд» компаниясе инде 10 елдан артык сәнәгать калдыкларын утильләштерү белән шөгыльләнә. Азнакайдагы заводның беренче чираттагы куәте елына 50 мең тонна калдык эшкәртергә мөмкинлек бирә. Киләчәктә бу күрсәткечне 150 мең тоннага кадәр җиткерү планлаштырыла.
Элек мондый калдыкларны нигездә яндырсалар, хәзер без алардан файдалы продукт алабыз. Нефть шламнарыннан – дизель ягулыгы, пластик һәм резинадан мич ягулыгы җитештерәбез,
– ди компаниянең генераль директоры Марат Галиев.
Предприятие уникаль технология ярдәмендә нефть шламнарын, пластикны, резинаны һәм углерод булган башка калдыкларны эшкәртә. Белгечләр сүзләренчә, пиролиз – бүгенге көндә иң экологик һәм нәтиҗәле ысулларның берсе.
Заводта 98 кеше хезмәт куя. Аларның 30 проценты – Азнакай районы халкы. Әлкәй авылыннан йөреп эшләүчеләр дә күп, ә читтән килгән белгечләр өчен тулай торак булдырылган.
Очрашуда район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов та катнашты.
Ул предприятиенең социаль җаваплылыгын аерым билгеләп үтте.
Сез район өчен мөһим эш башкарасыз. Экология мәсьәләләрен хәл итүгә зур өлеш кертәсез. Моннан тыш, спорт, җәмәгать башлангычларында ярдәм итәсез. Бу хезмәтегез өчен рәхмәт. Киләчәктә шулай ук сәнәгать паркы урнашкан авыллар өчен кирәкле эшләрдән дә читтә калмассыз дип уйлыйбыз,
– диде ул.
Ачык ишекләр көнендә катнашучылар җитештерү мәйданчыкларын карады, белгечләр белән аралашты һәм калдыкларны икенчел чималга әйләндерү мөмкинлекләре турында мәгълүмат алды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев