Азнакай урманчылыгына яңа җитәкче билгеләнде
Районда беренче тапкыр урманчылык дилбегәсе хатын-кыз кулына күчте.
Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы боерыгы белән “Азнакай урманчылыгы” учреждение җитәкчесе итеп Нурия Шәрифуллина билгеләнде. Яңа җитәкчене коллективка Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министры урынбасары Илгизәр Зарипов тәкъдим итте.
– Нурия Наилевна бу тармакта 22 елдан артык хезмәт куя, эшне, район үзенчәлекләрен яхшы белә, коллектив һәм җитәкчелек арасында абруе зур булган тәҗрибәле белгеч. Шуңа күрә әлеге җаваплы вазифаны аңа ышанып тапшыру турында карар кабул ителде, – диде ул.
Нурия Шәрифуллина хезмәт юлын Азнакай урманчылыгында 2004 елда бухгалтер буларак башлап җибәрә. Вакытлыча гына дип килгән белгеч, тармакның бөтен нечкәлекләрен өйрәнеп, җитәкче урынбасары вазифасына кадәр күтәрелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев