Янәшәмдә һәрчак яхшы кешеләр булды
Район җитәкчелегендә эшләгән, олы хөрмәт яулаган хатын-кызлар күп түгел. Бу көннәрдә үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтүче Фәүзия Әминова – шуларның берсе.
70 нче елларда КПССның Азнакай райкомында сәнәгать-транспорт бүлеген җитәкли ул. Республикада шушындый җаваплы һәм җитди “ирләр эшен” башкаручы бердәнбер хатын-кыз була. Аннан тагын да югарырак вазыйфага билгеләнә: озак еллар райком секретаре булып эшли. Ул чорда аны белмәгән кеше юк иде.
Фәүзиянең балачагы иксез-чиксез далалы Казахстанда, Кустанай якларында үтә. Бөек Ватан сугышы башлангач, Госбанкта баш бухгалтер булып эшләгән әтисен - Мөхәммәт абыйны фронтка алалар, Катя апа өч баласы һәм кайнатасы белән ялгыз кала. “Баштагы чорда начар яшәмәдек. Сыер да, азмы-күпме запас та бар иде. Аннан ашарга бетте. Өшегән бәрәңге, башак җыйдык, әни әйберләрне азык-төлеккә алыштыру өчен авылларга йөрде. Мин бигрәк тә тоз булмаудан интектем. Шуңа хәзер дә тозны 3әр-5әр кап алып куям”, - ди әңгәмәдәшем.
Гомерлеккә хәтеренә уелып калган вакыйгалар: сугыш вакытында өч яшьлек энесенең уйнап, йөгереп йөргән җирдән каты авырып, өч көн эчендә үлеп китүе; батыр йөрәкле әнисенең иренә эшендә бирелгән мылтыкны тотып төннәрен йокламыйча гаиләне һәм сыерны бөтен тирә-юньне дер селкетеп тоткан бандитлардан саклавы, милициягә бу явыз банданы тотарга ярдәм итүе; үзенең 7 нче классны тәмамлаганнан соң ике җилкәсенә ике капчык асып (берсендә киптерелгән ипи, икенчесендә кием-салым), Алма-Атага, финанс-кредит техникумына укырга чыгып китүе, бер атна юлда ачлы-туклы баруы, әтисенә туган тиешле киң күңелле Рәхим абзыйның аны үз баласы кебек кабул итүе һәм үзләрендә яшәтүе төрле төсләргә бай тетрәндергеч һәм тәэсирле кино кадрлары сыман күз алдымнан узды. Авыр заман, михнәтле заман... Сугыш чоры балаларына күпне күрергә туры килгән.
Укуын тәмамлагач, Фәүзия Госбанк системасында бухгалтер булып эшли. Кияүгә чыга, кыз бала таба. 1960 елда алар әнисенең туган ягына, Азнакайга кайтып төпләнәләр. Монда да белгечлеге буенча эшкә керә, Төзелеш банкында өлкән кредит инспекторы буларак, төзү, бораулау, нефть чыгару, юллар салу кебек зур эшләрне финанслау белән шөгыльләнә. Үзешчән сәнгатьтә актив катнаша. Алыштыргысыз конферансье була. Җырлый, бии, шигырьләр сөйли.
60 нчы-70 нче еллар – бездә олы төзелешләр, үзгәрешләр чоры. Азнакай шәһәр тибындагы бистәгә әйләнә. Бер-бер артлы 3-4-5 катлы йортлар, мәктәпләр, балалар бакчалары калка, бөтен якка асфальт юллар сузыла. Райкомның беренче секретаре Әнвәр Баһаветдиновка бу тармакта көчле финансист кирәк була, һәм ул Фәүзия Әминованы сәнәгать-транспорт бүлегенә инструктор итеп чакыра. Үз эшен яхшы белүче, югары белемле, гадел, таләпчән, кирәк чакта каты итеп тә әйтә белгән ханым берничә елдан бүлек мөдире итеп куела.
Яңадан унбер ел дәвамында Ф. М. Әминова райком секретаре (идеология эшен алып баручы) вазыйфасында була. Халык белән эшли ул. Аның янына үз проблемалары белән кем генә керми... Һәркайсын тыңларга, тынычландырырга, ярдәм итәргә кирәк. Әфган сугышы чоры бу... Үзегез аңлыйсыз...
Бергә эшләгән иптәшләренә сүз бирик әле.
Азат Харисов (горкомның беренче секретаре, районның почетлы гражданины): “Фәүзия Мөхәммәтовнаны бик хөрмәт итәм. Ул кешелекле, акыллы, тирән белемле, һәркемне тыңлый белә торган һәм вәгъдәсен үти торган кеше”.
Гүзәлия Харисова (исәп секторы хезмәткәре): “Тыйнак, сабыр, ипле, интеллигент ханым. Гади халыкка да ихтирамлы һәм ярдәмчел булды”.
Һәндәсә Ганиева (бүлек мөдире): “Дуслар, мәхәббәт кебек, еш очрамый. Фәүзия белән безне инде ярты гасыр дуслык бәйли. Ул гаиләдә искиткеч яхшы тәрбия алган. Зыялы, итагатьле. Һәр кеше белән уртак тел таба. Кычкырышмый, тавыш күтәрми. Янәшәңдә тыныч холыклы кеше булуы тынычландыра, ышаныч өсти. Андыйлар янында эшләве җиңел, яшәве рәхәт”.
Таһира Бикмөхәммәтова (гаилә дусты): “Якты йөзле, кунакчыл бу гаиләне мин 80 нче еллардан ук беләм. Фәүзия апа белән аралашу күңелле. Ул беркем турында начар сөйләми, беркемнән гаеп эзләми. Кәефе булмаса да, сиздерми. Шушы яшендә дә озын-озын шигырьләр сөйли, җырлый. Гаҗәеп! Әнисе Катя түти дә кызыклы, легендар шәхес иде”.
...Бу көннәрдә Фәүзия Мөхәммәтовнага 90 яшь тула. Чибәрлеген, нәфислеген югалтмаган, җиңел гәүдәле, чиста һәм матур сөйләмле Фәүзия ханымнан үзенә бер җылылык бөркелә. Ул гел якты төсләрне күрә, дөньяга елмаеп карый. Үзешчән сәнгатьтән аерылмый. Бораулау эшләре идарәсенең кадрлар бүлегендә эшләп пенсиягә чыккач, озак еллар данлыклы “Калинушка” ансамблендә җырлады. Әле былтыр “Тау” яшьләр үзәгендә Өлкәннәр көне уңаеннан ТОСлар оештырган бәйрәмдә чыгыш ясап, кабат барыбызны сокландырды.
– Минем янәшәмдә гомерем буе искиткеч яхшы кешеләр булды. Кызым Сәйдә һәм киявем Наил, ике оныгым, биш оныкчыгым, дусларым, туганнарым бер дигән! Мин бәхетле! Азнакайның матурлыгы, төзеклеге белән горурланам. Кешеләр шушы матур тормышка, чәчәкләргә, чисталыкка сөенеп яшәсеннәр, очрашсыннар, аралашсыннар өчен ишек алды бәйрәмнәре, концертлар, очрашулар, чәй табыннары еш оештырыла. Хакимиятебез башлыгы Марсель Зөфәрович кыска вакытка булса да котларга килергә һәрвакыт җаен таба. Ничек күңелле бит! – ди бүгенге юбилярыбыз.
Нәсимә КАМАЛИЕВА,Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев