Үрнәкнең үрнәк кешеләре
1929 елда Кәкре Елга авылыннан 25 гаилә-хуҗалык Коры кул башы дигән урынга күчеп утырган. Агачларны төпләп, җирләрне эшкәртеп, мал-туарларын, каралты-кураларын туплап күмәкләшеп яши башлаганнар. Һәр гаиләдә 6-7 бала булган.
1930 елларда авыл "Үрнәк" авыл хуҗалыгы булып оеша. Колхозда 30 хуҗалык исәпләнгән. Иң беренче атлар асрыйлар. Колхозның үзенең амбарлары, сарык, сыер, тавык фермалары булган.
Сугыш чорында да үрнәклеләр хуҗалыкны юкка чыгармыйлар, үз көчләре белән, читтән бернинди ярдәмсез, техникасыз алып баралар.
21 ел мөстәкыйль хуҗалык булып яшәгәннән соң, "Үрнәк" күмәк хуҗалыгы Кәкре Елганың "Марс" колхозы составына бер бүлекчә булып керә. "Марс"ка шулай ук Куәтле Елга, Якты юл, Яшьләү, Кәтем авыллары да кушыла. Үрнәктә яшәүчеләр шулай итеп эшләргә 5 чакрым ераклыктагы Кәкре Елгага йөрергә мәҗбүр була. Шуңа күрә кайсы Кәкре Елгага, кайсы Азнакайга күченә башлый. 1973 елда иң соңгы булып Габделәхәт Миннебаев күченә. Үрнәк авылы 1989-1990 елларда бөтенләй таралып бетә.
Хәзерге вакытта авыл булган урында "Үрнәк" бакчачылыгы урнашкан.
Үрнәк авылыннан бик күп талантлы хезмәт ияләре чыга. Шулар арасында терлекчеләр: Марат Гарипов, Өлфәт Җиһаншин, Миңнехәмәт Мәһдиев, Габделәхәт Миннебаев; машина йөртүчеләр: Әмир Әхмәтов, Зәкиҗан Хәбиров; механизаторлар: Камил Хәбиров, Әмир Мостафин, Суфьян Нигъмәтҗанов, Фәһим Миннебаев бар. Бу авылдашларыбызның инде күбесе арабызда юк, ләкин аларның мактауга лаек исемнәре күңелебездә мәңге саклана. Ә менә тыл ветераны Әмир абый Әхмәтов бүгенге көндә дә тормыш иптәше Гөлсинә апа белән шушы авылда матур тормыш итәләр. 1 апрельдә аларның гаилә булып яши башлаганнарына 65 ел булды.
Әмир абый 1932 елда Үрнәк авылында туа. Тормыш арбасына иртә җигелә ул, укудан соң төнге 11гә кадәр ат белән ашлык суктыра. Соңрак тырмага да чыга башлый. 1951-1954 елларда Белоруссиядә хезмәт итә, аннан авылыбызга кайтып, машина йөртүче булып эшли. "КамАЗ" машиналары чыга башлагач Әмир абыйның тырыш хезмәтен күреп, аңа колхозга кайткан беренче йөк машинасын тапшыралар. Лайклы ялга чыкканнан соң да 9 ел шофёр булып эшләде Әмир абый. Үзенең хезмәте белән хөкүмәтебезнең бик күп бүләкләренә лайк була.
Әмир абыйның тормыш иптәше Гөлсинә апа - Зур Сукаеш авылы кызы. 9 нчы сыйныфка күчкәч әнисе бик каты авырып китү сәбәпле, аның урынына фермага эшкә кайтырга туры килә аңа. Алар 1960 елда гаилә корып җибәрәләр. Гөлсинә апа башта яшь бозаулар, аннары атлар карый, ә инде җәй көне 8000 баш чеби үстерәләр. 1986 елда алар Кәкре Елга авылына күченәләр. Анда хуҗалык профилакториенда санитарка булып эшли.
Әмир абый белән Гөлсинә апа ике кыз, бер малай тәрбияләп үстерәләр. Алар бүгенге көндә үз гаиләләре белән Ижау шәһәрендә яшиләр. Туган йортларына эзләрен суытмыйлар, әти-әниләренең хәлләрен белеп, ярдәм итеп торалар.
Бу матур пар бүгенге көндә авылыбызда үз хуҗалыкларында кош-корт асрап, җәй көне җиләк-җимеш, себерке, шифалы үләннәр җыеп, кышын шуларның сихәтен тоеп матур итеп гомер итәләр. 90нан өстә булса да, Әмир абый машина йөртүен дә ташламый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев