Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
Үрнәк гаилә – ил терәге

Үрнәк гаиләнең эшләре дә уң

Гатиятуллиннарның ишегалды – Үчәлле авылының бизәге

Җир йөзендә икмәк үстерүдән дә изгерәк, саваплырак һәм шул ук вакытта авыррак һөнәр юктыр ул.

Көннәрне төнгә ялгап, иртә яздан кара көзгә кадәр кыр эшләре, бетмәс-төкәнмәс мәшәкатьләр аша юктан бар ясарга омтылып, бар гомерләрен шушы изге эшкә багышлаган авылдашым, сабакташым Сәгадәт Гатиятуллин белән балачак дустым Зөлфия гаиләсе, аларның игенчелек династияләре турында язып, сезне дә таныштырып үтәсем килә.

Туган авылым Үчәлледә туган нигезен саклап, шунда яшәп калган уңган-булган, тырыш гаиләләр байтак. Урта очта яшәгән Зөлфия белән Сәгадәт Гатиятуллиннар – шундый гаиләләрнең берсе. Аларның өйләре дә үзләренең күңел халәтләре төсле тыштан ук нур сибеп тора. Икесе дә бик төгәл, пөхтәләр.

Сәгадәт, әлбәттә, чүпрәк күтәреп йөрмәсә дә, өйдәге һәм ихатадагы һәрбер әйбернең урынында булуына, җиһазларның тәртибенә, куелышына, бизәлешенә зур әһәмият бирә. Сәгадәтнең үз куллары белән төзегән ике катлы җәйге верандада чисталык хөкем сөрә, утын сарае, гаражларда, абзарда да – барысында да тәртип.

Аларның бабалары турында да әйтеп узмасам язмам тулы булмастыр, мөгаен. Сәгадәтнең Габдрахман бабасы белән Бәдрисафа әбисе авылыбызның түбән очында яшәделәр. Габдрахман бабай нык бәдәнле, киң күңелле, көчле рухлы, ак сакаллы иде. Ике сугыш кичкән кеше. Таякка таянып, салмак адымнар белән йөргән чакларын мин дә хәтерлим әле. Дүртенче балалары Минсалих – Сәгадәтнең әтисе – авылыбызда яшәп калган. Армия хезмәтеннән соң шоферлар курсында укый. Авылыбызның Шәйхразый бабай кызы Минзифа белән тормыш корып, дүрт балага тормыш бүләк итәләр.

Минсалих абый гомер буе авылда техникада эшли. Шуның өстенә авылда иң оста балта остасы да була. Минзифа апа да бик тырыш, уңган хуҗабикә була. Колхозыбызның төрле тармакларында хезмәт куя ул. Лаеклы ялга чыкканчы бертуганы Мәүҗидә белән колхоз умарталыгында эшлиләр, районда иң алдынгылардан саналалар.

Тормышка, якыннарыңа, дусларыңа карата мөнәсәбәт тәрбиясе кечкенәдән башлана. “Безне әти-әни бернигә дә карамый эшләтеп үстерделәр. Эшләсәгез генә максатка ирешерсез, диләр иде”, – дип искә ала Сәгадәт.

Әтисенә ияреп, техника серләренә өйрәнеп үсә, җәйләрен исә комбайн ярдәмчесе булып эшли ул. Ә инде 10 нчы сыйныфтан соң үзе дә комбайн штурвалын егәрли.

– Эш күңелгә ятмаса, аны яратмасаң, җиренә җиткереп эшләп булмый, – ди ул.

14 ел туган колхозыбызда трактор белән басуларга чөгендер чәчә, эшкәртә, язгы кыр эшләрендә катнаша. 32 ел комбайнда эшли, бер дә сынатмый, алдынгылыкны бирми, зур уңышларга ирешә. Аның бүләкләрен санап та чыкмалы түгел! 1989 елда Сәгадәт башкалабыз Мәскәүдә ВДНХда алдынгылар слетында катнаша. Ә 2002 елда район күләмендә 10 мең центнер ашлык суктырып беренчелекне яулый, җиңел машина белән бүләкләнә. “Казанның 1000 еллыгы” юбилей медаленә ия. “Уразман” колхозы таркалгач, аңа Азнакайга йөреп эшләргә туры килә. Әле бит шуның өстенә ихата тулы кош-корт, маллар да бар.

– Авыр булса да, мал асрагач, өстәлең гел сыйлы була, – ди алар.

Сәгадәт лаеклы ялга киткәнче скважиналарны капиталь ремонтлау оешмасында эшли. Нәрсәгә генә тотынса да, башлаган эшен төгәлләми калмый ул. “Әйттем исә – эшлим!” не үзенә һәрчак принцип итеп ала. Ялга чыккач, кечкенә (мини) трактор да ясап куя, аның белән бакчасын сөрә, кышларын кар көри. Утын яргычы ясап, үзенең эшен җиңеләйтә.

Нечкә күңелле Зөлфиясе дә ныклы, төпле гаиләдән. Әкъсән абый белән Мөхәссәнә апа гаиләсендә тәрбияләнгән кызчык эш яратып үсә. Мәктәптән соң һөнәри училищеда белем ала. Ике ел Әлмәт шәһәрендә штукатур-маляр булып эшли, аннан авылыбызда колхоз эшчеләренә ашарга әзерли, 30 ел фермада сыер сава.

1984 елда язмыш дигәнең Зөлфия белән Сәгадәтнең тормыш юлларын уртак итә. 41 ел инде алар бер-берсенә кирәк һәм терәк булып, һәр туар көнгә шөкер итеп яшиләр.

Бу дөньяда нинди генә уңышларың, мал-мөлкәтең булмасын, миһербанлы, тәртипле балалар тәрбияли алмасаң, уңышларың куаныч китерми. Кызлары Лилия дә, уллары Ленар да эш сөючән, максатчан, тәртипле булып үсәләр. Бүген һәрберсенең үз гаиләсе бар. Лилия педагогик белем ала. Азнакай шәһәрендә 15 ел тәрбияче булып эшләп, бүгенге көндә сак оешмасында хезмәт куя. Тормыш иптәше Рәсим белән кызы Ралинаны тәрбиялиләр. Ә Ленар иптәше Айгөл белән игезәк кызлары Мәликә белән Мәрьям, уллары Муратны үстерәләр, үз йортлары белән Яңа Юлда яшиләр. Ленар да техниканы биш бармагыдай белә, эшне җиренә җиткереп башкара. Бүгенге көндә скважиналарны капиталь ремонтлау оешмасында (КРС) механик булып эшли.

– Зөлфия генә исән булсын, ул булса – мин бәхетле! Бу Сәгадәтнең Зөлфиягә еш кабатлый торган сүзләре. Ак төскә өстенлек бирүче сабакташымның эчке дөньясы да саф, изге. Кешеләргә ярдәм итү дә алар өчен бәйрәмгә тиң. Гатиятуллиннарга һәрвакыт таянырга була.

Үрнәк гаиләләр – авыл күрке, дип юкка гына әйтмиләр. Изге күңелле, олы йөрәкле авылдашларыма озак еллар әле әнә шулай башкаларга үрнәк булып, бәхетле гомер кичерергә насыйп булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев