Оста кулында агач та җанлана
«Агач белән эшләү – рәсем ясау, шигырь язу белән бер». Кайчандыр әлеге эшкә алынып, бүген агачтан төрле могҗизалар тудыручы Илдар Гадиның сүзләре бу.
Сүз остасы булган мәдәният хезмәткәре Илдар Гадины районда белмәгән, аның сәләте, иҗатына сокланмаган кеше сирәктер.
Татшуган авылы егете Казан мәдәният һәм сәнгать университетында режиссерлыкка укыганнан соң хезмәт юлын Яр Чаллы шәһәре белән бәйли. Биредә концертлар оештыручы, алып баручы булып эшли. Илдар Гади шәһәрнең мәдәни тормышында актив катнаша. “Кыйбла” татар яшьләр үзәге оештыруны башлап йөрүче, җитәкчесе була. Шул ук вакытта Чаллыны татар концертлары белән гөрләткән, җырчы-музыкантларны бер йодрыкка туплап, зур сәхнәләрне дә татар моңына күмгән кеше ул. Язучыларының “Җидегән чишмә” әдәби-музыкаль клубында төрле чаралар алып баручысы була.
Бүгенге көндә Илдар Гади районыбызда Балан Бүләк авылы клубын җитәкли. Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз, диләр. Азнакайга кайтып төпләнгәч, ул илһамын тагын бер һөнәргә юнәлтә – агач уеп, сандыклар, бишекләр, сәгатьләр, рамнар, тәрәзә йөзлекләре ясый башлый. Аның кул җылысы тигән агач эшләнмәләрнең һәрберсе халык игътибарын җәлеп итә. Үзе белгәнне башкаларга да өйрәтү, традицияләребезне буыннан-буынга тапшыру хыялы белән янган хезмәттәшебез муниципаль мәдәният һәм сәнгать учреждениеләренең иҗат коллективлары проектларына ярдәм итүгә юнәлдерелгән Татарстан Республикасы Хөкүмәте грантын отып, яңа иҗади киңлек – “Агачны уеп ясау остаханәсе”нә нигез салды.
Остаханә Чалпы авылы мәдәният йортында эшләячәк. Дәресләр, укучыларның сәләтләрен исәпкә алып, дәрестән тыш вакытта 15әр кешелек төркемнәрдә (балалар һәм ата-аналар) үткәрелә. Ике төркем атнага ике тапкыр шөгыльләнәчәк.
– Проектта катнашучылар агачтан сувенир продукциясе, шулай ук йорт кирәк-яраклары, сандыклар, йөзлекләр, көянтә ясарга өйрәнә алачак, – ди Илдар Гади.
Үз куллары белән әзерләнгән әйберләрне алар мәктәпкә, балалар бакчасына, ялгыз яшәүче пенсионерларга, күп балалы һәм аз керемле гаиләләргә бүләк итә, шулай ук туган авылларының мәдәни-ял итү учреждениесен, мәктәбен, балалар бакчасын бизәүдә актив катнаша алалар. Ул гына да түгел, агач эшенә өйрәнүчеләр алдында төрле күргәзмәләрдә үз талантларын тәкъдир итү, үзләре җитештергән продукцияне сувенир буларак Азнакай халкына гына түгел, кунакларга да сату мөмкинлекләре ачылачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев