Көчле рухлы, шат күңелле Назира апа
Үзеннән кояш кебек яктылык, яхшылык бөркелеп торучы кешеләр бар. Әтиемнең бертуган сеңлесе Садриева Назира Хәкимҗан кызын да әнә шундый кешеләрнең берсе дияр идем.
Тымытык авылында туып үсеп, бүгенге көндә дә шушы авылда гомер кичерә ул. Шат күңелле, җор телле, йөзе һәрчак балкып торучы Назира апаны күргән кеше аның тормышы гел ал да гөл генә булгандыр дип уйлыйдыр. Ул – безнең зарлануны белми торган, авырлыкларны да көлке белән уздыра белгән, бик тә сабыр апабыз.
Ә бит язмыш аны балачактан зур сынауларга салган. Ун яшендә әнисез калган кыз җилкәсенә нинди йөк төшкәнен үзе кичергән кеше генә аңлый ала торгандыр. Гаиләдә төпчек кыз булса да, кечкенәдән көчле рухлы булып үсәргә туры килгән аңа.
Үз гаиләсен корып җибәргәч тә, аңа бик җиңелләрдән булмый. Ире Шәйхразый абый бик еш чирли, төрле операцияләр кичерә, бер аягын кисәләр. Ире вафат булгач, улын, ике кызын тәрбияләү, укыту, тормышны алып бару тагын аның җилкәсенә төшә. Йорт-җир, ихата, каралты-кура – барысына да көч тә, сабырлык та кирәк бит әле. Моның өстенә хөкүмәт эше дә бар: Назира апа озак еллар райпо системасында хуҗалык товарлары кибетендә эшләде, лаеклы ялга чыгар алдыннан Тымытык агач эшкәртү комбинатында бухгалтер булды. Шактый еллар сайлау комиссиясе әгъзасы булып торды. Назира апа әтисен дә 97 яшенә кадәр тәрбияләп, кайнанасына да кадер-хөрмәт күрсәтеп яшәде. Назира апа ул безнең барлык туганнарны бер йодрыкка җыеп торучы булды, ир туганнарын да, үзенекеләрне дә тигез күрде.Бүгенге көндә дә иренең туганнары, аларның балалары кайтып йөриләр.
Аның уңганлыгына, җитезлегенә сокланмас җиреңнән сокланасың. Йорты, ихата, бакчасы көлеп тора, бер чүп заты күрмәссең.
Бүген аның төп таянычы – балалары, оныклары, оныкчыклары, “әни”, “әби” диеп өзелеп торалар. Бик нык авырганда, операцияләр кичергәндә дә ул нык көчле булды, бирешмәде, аягына басты. Балалары,оныклары гел янында булдылар.
Назира апаның гомер-гомергә өеннән кунак-төшем, күрше-күлән өзелмәде. Һәркемне бүгенге көндә дә ачык йөз белән каршы ала, табыннары мул аның, ипине дә бүгенге көнгә кадәр үзе сала. Кош-кортын да асрый. Эт, песиләр өчен үлеп тора, күрше песиләре дә аның ишек алдында “сыйланырга” ярата.
Ул киң күңелле, аның ярдәмчеллеген дә сөйләп бетерерлек түгел. Безгә гомер буе бәрәңгесен, чөгендерен утыртышты, алышты, күрше-тирәгә дә җитеште.
Назира апа һәрвакыт минем киңәшчем булды. Аның белән сөйләшкәч, җанга рәхәт, җиңел, рәхәт булып китә. Бүген дә әнием кебек якын күреп, янына еш кайтып йөрим.
Тугызынчы дистәсен түгәрәкләп килсә дә, Назира апа бүгенгесе көндә дә бик күп газета-журналлар алдыра. Үзебезнең “Маяк” газетасына беренчеләрдән булып языла, район, шәһәр яңалыклары белән һәрчак кызыксына. Бик башлы да дияр идем, чөнки ул әле һаман да кроссворд, сканвордларның татарчасын да, русчасын да ялт итеп чишә. Аның белән теләсәнинди темага рәхәтләнеп сөйләшергә була, һәркем белән уртак тел таба. Ошамаганын турыга бәреп әйтергә дә күп сорамый.
Тормышындагы уңышларга бары үзенең тырышлыгы белән ирешкән әнә шундый үзенчәлекле кеше инде ул. Олыгайган көннәрендә якыннарының кадер-хөрмәтендә, кылган игелекләренең әҗер-савабын күреп, тагын озак еллар яшәргә язсын иде әле сиңа, Назира апам!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев