Җиңү бистәсендә Абдуллина Мәгъсүмә Дәүләтша кызы 100 яшьлек юбилее уңаеннан котлаулар кабул итте
Юбилярны тәбрикләргә Азнакай районы башлыгы урынбасары Айдар Хәлиуллин килде.
Ул Россия Президенты Владимир Путинның, Азнакай районы башлыгы Марсель Шәйдуллинның котлау хатларын тапшырды, шәхсән үзе исеменнән дә фидакарь хезмәте өчен олы рәхмәтләрен белдереп, күчтәнәч, бүләкләрен тапшырды.
Тәбрикләүләргә Җиңү бистәсе башлыгы Гөлфия Әскарова, хезмәттәшләре, авылдашлары, туганнары, якыннары кушылдылар. Әбекәй ихлас тәбрикләү сүзләре, чәчәк бәйләмнәренә күмелде. Ул моңа лаек. Бар гомере фидакарь, тырыш хезмәт белән үткән аның. Озын гомерле булуның серен дә гел хезмәттә булуда, үзечә әйткәндә ”бер дә тик тормауда” күрә. Тормыш иптәше Шәйхрази Мөхәммәди улы белән 5 бала тәрбияләп үстергәннәр. Бүгенге көндә әбинең 5 оныгы һәм 7 оныкчыгы бар. 100 яшьлек әбиебез турында кызыклы мәкаләне “Маяк” газетасының алдагы саннарыннан укырсыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев