Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
Үрнәк гаилә – ил терәге

Яшьләр көнләшерлек гомер юлы

Районыбызда озак еллар парлап канат кагып яшәүчеләр бихисап. Чубар Абдул авылында гомер итүче Гөлүсә һәм Әдип Ганиевлар – матур гомер кичергән шундый парларның берсе.

Гөлүсә апа да, Әдип абый да Чубар Абдул авылында мәктәпкә бер сукмактан йөреп, бер урамда уйнап үскәннәр.

Мәктәптән соң Гөлүсә Бөгелмә кирпеч заводында эшли, аннан иптәш кызы белән Часовой шәһәренә шахтага китә. Мондагы эшнең авырлыгын язып-тасвирлап тору кирәкмидер. Әмма 18 яшьлек чая, һәр эшкә кулы ятып торган кызчыкны эш куркытмый. Туган авылы, әнисен сагынуга түзә алмыйча, Чубар Абдулына кайта ул. Әдип белән икесенең арасында булган мәхәббәт учагы да шул чорда кабына. Аларның кайгыны да, шатлыкларны да бербөтен итеп яшәүләренә инде 68 елдан артык гомер үткән.

Гөлүсә апа авылга кайтып төпләнгәннән соң, 30 елга якын мәктәптә җыештыручы булып лаеклы хезмәт куя. «Ана даны» медале иясе, хезмәт ветераны.

Әдип абыйга да тормыш йөген бик иртә тартырга туры килә. Нинди генә чорлар кичермәсен, туган авылын ташлап беркая да китми ул. Сыер җигеп басуын да сөрә, көнне төнгә ялгап игенен дә игә. Аннан колхозда тракторда хезмәт куя. Аның эш стажы 50 елдан артып китә!

Биш балага тормыш бүләк итә алар, бүген һәркайсы үз оясын корып, әти-әниләрен тәрбия кылып яши. 10 оныклары, 18 оныкчыклары да зур сөенечләре Ганиевларның.

– Әти гомер буе тимер-томыр арасында булды. Үзенең тракторы бар, әле дә безнең бәрәңге бакчаларын эшкәртеп бирә, утыртканда да, алганда да ярдәм итә. Печән әзерләп, аны алып кайтканда да булыша, моның өстенә балта остасы да. Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз, диләр бит. Безнең әтиебезнең белмәгән, аның кулыннан килмәгән бер генә эш тә юктыр. Гомер дәвамында әти-әнинең ныклы канаты астында, аларның яратуын тоеп яшәү – бик сирәкләргә генә эләгә торган бәхет. Ходай бәхетебезне күпсенмәсен! – ди кызлары Дания.

Гөлүсә апа да, уңган-булган, һәр эшкә кулы ятып торган кешеләрнең берсе. Чәчәкләргә мөкиббән киткән хуҗабикәнең җәй айларында бакчалары күз явын алырлык була, ул әзерләгән камыр ашлары да телеңне йотарлык.

Өйләренә кергән кеше Гөлүсә апаның чигүле мендәрләренә, урын җәймәләренә, челтәрләренә карап сокланып туя алмыйдыр, мөгаен. Әле бүген дә кулыннан энә белән җеп төшми аның.

Әдип абый узган ел туксанны түгәрәкләсә, Гөлүсә апа да аның үкчәсенә басып килә – яшь аермалары бер генә ел. Икесе дә кечкенәдән эшнең тәмен белеп үскәнгәме, 90да да тик торуны белмиләр алар! Җәй җиттеме, урманнан кайтып кермиләр, җиләген, бөрлегәнен мулдан җыялар, абзар тутырып кош-кортын асрыйлар.

Картлыгыңны шулай тигезлектә каршылап, балалар, оныклар кадер-хөрмәтендә яшәү, алар өчен әле һаман киңәшче һәм терәк булу – нинди зур бәхет бит ул!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев