Азнакайда Гаилә елы чараларга бай
Үрнәк гаилә – ил терәге

Азнакайда Гаилә елы чараларга бай

Төбәкне өйрәнү музеенда Гаилә елына багышланган кичә узды

Анда иҗтимагый оешмалар вәкилләре 7 нче мәктәпнең әдәби түгәрәгенә йөрүче укучылар белән очрашты.

Музей хезмәткәре Гөлфия Мостафина гаилә кыйммәтләре хакында сөйләде.

Кичәдә гаилә турында мәкальләр һәм җырлар яңгырады, укучылар үз гаиләләре хакында иншаларын укыдылар.


Нет комментариев