Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
Үрнәк гаилә – ил терәге

Азнакайда булачак әниләр файдалы һәм витаминлы ризыклардан авыз итте

Азнакай шәһәренең «Акчарлак» ресторанында «Витаминлы өстәл» дип исемләнгән чара узды.

Бүген Азнакай районында бәби көтүче 195 хатын-кыз бар. Алар өчен файдалы һәм мәгълүмати чаралар даими үткәрелеп тора. Аның чираттагысы «Витаминлы өстәл»  исеме астында узды.  Сәламәт туклану нинди була? 

Авырлы вакытта  ничек  тәмле һәм файдалы ашарга? Бу мөһим сорауларга җавапны булачак әниләр махус презентациядә тапты. 

Районда игълан ителгән йөкле хатын-кызлар айлыгы кысаларында оештырылган проектның максаты: булачак әниләрне сәламәт рационның принциплары белән таныштыру.

Очрашуны район советының аппарат җитәкчесе Эльвира Галиева ачып,  мондый мәгълүмати проектларның әһәмиятен бәян итте.

Кичәнең төп белгече буларак диета буенча шәфкать туташы Айгөл Хаҗиева чыгыш ясады. Ул сәламәт ашау принциплары турында җентекләп сөйләп узды.

Шәһәрнең «Акчарлак» ресторанында узган чарада катнашучылар өчен табын  файдалы ризыклардан, бәби көтүче хатын-кызның барлык ихтыяҗларын исәпкә алып әзерләнгән, биредә тәмле, төрле һәм витаминга бай  меню тәкъдим ителде. 

Булачак әниләр үзләрен кызыксындырган барлык сорауларга җавап алып, бер-берсе белән тәҗрибә уртаклашып һәм файдалы ризыкларның   тәмле дә булуына  инанып таралыштылар.

Оештыручылар фикеренчә, мондый очрашулар яңа буын азнакайлыларның сәламәтлегенә ныклы нигез салуга ярдәм итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев