Азнакай районы бала тудыру йортында 2026 елда туган беренче сабыйны өенә озаттылар
Үрнәк гаилә – ил терәге

Азнакай районы бала тудыру йортында 2026 елда туган беренче сабыйны өенә озаттылар

Азнакайда елның беренче сабые 1 гыйнвар көнне 13.00 сәгатьтә дөньяга аваз салды.

Кызның авырлыгы 3600 грамм,озынлыгы – 55 сантиметр. Әти-әнисе аңа Мәликә дип исем кушкан. Бүген бәбине тантаналы төстә бала тудыру йортыннан чыгардылар.

Бәхетле әни белән әти – Айгөл һәм Айназ Вәлитовларның шатлыклары эченә сыймый. Мәликә – Вәлитовлар гаиләсендә өченче бала. Өлкәннәре - Мәдинә һәм Тимерхан да сеңелләре тууына сөенеп туя алмый.

Бала тудыру йортында узган тантаналы чарада район башлыгы Марсель Шәйдуллин да катнашты. Ул бәхетле әти-әниләрне котлап, сабыйның сәламәт һәм акыллы булып үсүен теләде.

«Гаиләдә бала туу - зур шатлык. Мәликәнең әти-әнисе мәхәббәтендә, тату гаиләдә үсүен телим. Кызыгыз һәр көн сезнең күңелегезне, йортыгызны үзенең елмаюы белән яктыртсын, яңа елда туган беренче бала буларак, ул һәрвакыт беренче булсын», – диде Марсель Шәйдуллин.

Соңыннан ул гаиләгә сабыйның беренче документы – туу турында таныклык һәм бүләккә телевизор тапшырды.

«Гаиләбезне тагын да бәхет-шатлыкка төреп, өченче балабыз дөньяга килде. Исән-сау булып, тигезлектә үстерергә язсын. Бала тудыру йорты табибларына, акушеркаларга да бик рәхмәтлемен», – дип хисләре белән уртаклашты әни кеше.

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Нет комментариев