Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
Үрнәк гаилә – ил терәге

Авылымның йөзе – күркәм кешеләрендә

Миннегөл һәм Сирин Гомәровлар алтын туйларын билгеләп уздылар.

Авылларның иң зур байлыгы – аның тырыш, хезмәт сөйгән һәм тынгысыз кешеләре. Туган авылын җаны-тәне белән яраткан, тамырлары белән җиргә береккәннәр генә авылда яшәп кала. Шушы сыйфатларга ия булган кешеләр Азнакай районы Карамалы авылында да бик күпләр. Зур хөрмәткә ия булган шушындый гаиләләрнең берсе – Гомәровларга тукталасым килә.

“Май чүлмәге тышыннан билгеле" дигәндәй, аларның да ихаталары ерактан ук күзгә ташлана. Матур итеп төзелгән йорт, төзек каралты-кура бу йортта кемнәр яшәвен күрсәтеп тора. Йортның эче дә бер дә шәһәрнекеннән ким түгел.

Сирин Гомәров 1941 елның12 февралендә дөньяга килә. Малайга биш ай чагында әтисе сугышка китә һәм хәбәрсез югала. Сабый чагыннан ук малай "әти" сүзен әйтергә тилмереп үсә. Егет башта сигезьеллык мәктәпне тәмамлый, аннан соң алты айлык механизаторлар хәзерләү курсын бетереп, кулына техника йөртү таныклыгы алып, туган авылында эшкә кала. 45 еллык хезмәт юлын, лаеклы ялга чыкканчы “тимер атны" иярләүгә багышлый. Техниканың кайсында гына эшләсә дө, беренчелекне бирми. Ул елның-елында “сабан батыры" исемен яулап килә.

Хезмәте кыйммәтле бүләкләр һәм Мактау кәгазьләре белән бәяләнә.

Менә бу аңлатманы язып үтмәсәм, минем язмамда нидер төшеп калган кебек тоелыр иде кебек. Сирин Гомәровның икенче исеменә әйләнгән үзенә генә хас бик затлы кушаматы бар. Авыл халкы аны “майор" дип йөртә.

Бу исеме белән аны ныграк та беләләр. Яшь чакларында авыл клубында театр уйнап йөргән чакларында, Сирин милиция, лесник рольләрен бик оста һәм кызык итеп башкара һәм менә шул чакта ябышып кала да инде аңа шушы исем. Үзе дә юмор ярата торган кеше буларак, шушы атамасы аркасында күп кызыклы хәлләргә тап булырга туры килә үзенә.

Насыйп яры да ерактан түгел, күрше Октябрь Бүләк авылыннан гына. Миннегөл Галиева белән ул кырга тракторы белән черемә чыгарырга барган җиреннән танышып кайта. Басу юлыннан авылына җәяү кайтып килгән кызны күреп гашыйк була егет. Бераз танышып йөргәннән соң, 1975 елның ноябрь аенда тормыш та корып җибәрәләр алар. Миннегөл килен булып төшкәннән бирле, лаеклы ялга чыкканчы, колхоз фермасында сыер сава, алдынгы савымчы була. Хезмәтенә күрә хөрмәтен дә күрә Миннегөл. Әле шуңа карамастан биш бала анаы, җитез хуҗабикә, аш-су остасы.

Күрше-тирәсен күпереп пешкән ипи, тәмле чәкчәкләре белән дә сыйларга өлгерә. Әниләре дә гомеренең соңгы көненә кадәр алар тәрбиясендә була. Бүгенге көндә Сирин белән Миннегөл биш баланың яраткан әти-әнисе, ун онык һәм өч оныкчыкның кадерле дәү әти һәм дәү әнисе.

Менә шулай 50 ел буе, иңне-иңгә куеп яшәгән, туган туфрагында хезмәт иткән авылдашларга ничек сокланмыйсың да, алар белән ничек горурланмыйсың. Бу тырыш гаиләгә әле күп еллар шулай пар канатлар булып яшәргә язсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев