Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
Үрнәк гаилә – ил терәге

Әтиле-уллы комбайнчы ГӘРӘЕВЛАР: «Уңыш нигезе – җирне ярату»

Әтиле-уллы Рамил һәм Раил Гәрәевлар Азнакай басуларында тырыш хезмәт куя.

Авылда туып, авыл һавасын сулап, яшел чирәмдә тәгәрәп үскән бала башка төрлерәк була... Аның күңеле нечкә, изгелек белән тулган. Ул кошлар телен дә аңлый, чишмә чыңлавына кушылып җырлый, болыннарда уйнаклап чабышкан колыннарга ияреп рәхәтләнеп йөгерә...
Рамил Гәрәев – әнә шундый кешеләрнең берсе. Урта мәктәпне тәмамлагач, ике ел солдат шулпасы “чүмерә” дә ул, аннан туган авылы Бүләккә кайтып, шунда төпләнеп кала.

– Хезмәт стажым бик күп, төгәл генә үзем дә белмим инде, – дип елмая “Азнакай” агрофирмасы басуларын иңләүче механизатор.

Ә чынлыкта ул армиядән кайтканнан бирле – 1987 елдан аграр тармакта. Авыл малайларының мәктәптә укыган чордан ук техника иярләвен исәптә тотсаң, ай-һай күп җыела!

– Минем башка оешма, эш турында кызыксынганым да булмады, авылдан беркая да китмәдем. Кендегем белән шушында береккән. Хәзер эшләргә шартлар яхшы инде. Техниканы да элекке белән чагыштырырлык түгел, җир белән күк арасы. Хезмәт хакын вакытында алабыз, көнгә берничә тапкыр ашаталар. Уңыш мул чыга, монысына күңел аеруча сөенә, – ди ул.

Бүгенге көндә балалар бакчасында пешекче булып эшләүче тормыш иптәше Фәйрүзә апа белән алар өч бала – ике малай һәм бер кызга тормыш бүләк иткәннәр. Барысын да үз үрнәкләрендә хезмәт белән тәрбияләп, кечкенәдән җир эшен, туган авылларын яратырга өндәп үстерәләр.

**Әтисе үрнәгендә**

Раилләре бүген инде үзе кыр корабында район басуларын иңли.

– Җир эше мине бер дә куркытмый. Мин гомумән, курка белмим, әти дә кечкенә чагымда ук “Син курка белмисең”, – дия иде, шуңа комбайнга утырырга дигәч тә, бер дә икеләнеп тормадым, – ди ул.

Армиядә хезмәт итеп кайткач, Себер якларына эшкә урнаша Раил. Әмма кечкенәдән әтисе белән техникада “казынган”, яшь булуына карамастан аларның күпчелеген бүген инде биш бармагыдай белгән егет бәхетен барыбер шушында, кара җирдә таба. Быел ул бишенче урып-җыю сезонында катнаша.

Яшь комбайнчы Мәсгут авылында көзге бодай суктырганда без дә аның янәшәсенә утырып, җәйрәп яткан басуларга хозурландык. Сап-сары иген басуында кыр корабы йөзә, ургыч аша үткән игенкәйләр гәрәбәдәй алтын бөртекләр булып шыбыр-шыбыр бункерга коела...
Безнең шулай хисләнеп барганны күреп, Раил үзе дә:

– Урак вакытын бик яратам, – дип куя. – Иген игүне берни белән дә чагыштырып булмый. Комбайн штурвалы артында үземне бөтенләй башка төрле хис итәм. Быел игеннәр күкрәп уңды, шуңа эшләве аеруча рәхәт, җыеп алырга көннәре генә булсын инде.

Раил Гәрәев үзе сөйли, ә үзенең бөтен игътибары тәрәзә аша комбайн ургычына юнәлгән.

– Рәтләрне тигез итеп алып барырга кирәк. Уңгарак алдыңмы, игеннәр басуда “утырып” калачак. Ни генә дисәң дә, басу – шул ук көрәш мәйданы кебек, ярыша-ярыша эшлибез, әмма ашыгырга да ярамый, – ди яшь комбайнчы.

Комбайн кабинасындагы мониторда бункерга никадәр бөртек коелганы да, күпме ягулык калганы да, нинди тизлек белән барганың да ярылып ята. Кабина эчендә бер бөртек тузан юк, кондиционер эшләп тора. Күңелеңне биреп, рәхәтләнеп эшлә генә!

– Арытадыр? – дигән сораулы караш ташлаганны сизеп, шунда ук:

– Җирдә эшләгәч, бер дә арытмый. Эше дә, ялы да шушында, – дип куйды Раил.

Тормыш иптәше Әдилә белән алар өч кыз үстерәләр. Иртән эшкә барасы, кич өйгә кайтасы килсә – нинди бәхет бит!

Тормышны яратып, булсын дип янып, гөрләтеп яшәүчеләр Гәрәевлар. Иң мөһиме – мондый кешеләр булганда авылның киләчәгенә өмет бар әле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев